Үз гомере бәрабәренә танк шартлата
Бу батырлыгы өчен өлкән лейтенант Ефим Пономарев Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә
Ефим Константинович Пономарев 1913 елның 29 мартында Волчья Бистәсе авылында туа. 1935-38 елларда армиядә хезмәт итә. Сугышка кадәр укытучы булып эшли.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июлендә хәрби училищега җибәрелә. 1941 елның 10 декабреннән Төньяк-Көнбатыш, дала фронтларында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1943 елның октябреннән – өлкән лейтенант, 188 нче укчы дивизиясенең 523 нче укчы полкының рота командиры.
1943 елның 6 октябреннән 15 октябренә кадәр командование боерыгы буенча Пономаревның укчы ротасы Днепр елгасының уң ярында дошман оборонасы сызыгын өзә һәм биеклекне ала. Дошман ике тапкыр позицияләрен кире кайтарырга тырышып карый, контратакага күчә, ләкин зур югалтулар кичереп, кире чигенә. Пономарев үзе граната бәйләмнәре белән 2 танк, 12 солдат һәм 2 офицерны юк итә. Дошман 17 танк һәм үзйөрешле-артиллерия установкалары ярдәмендә өченче контратакага бара. Сугышның кискен моментында командир алгы сызыктагы танк астына ташлана һәм аны үзе белән бергә шартлата.
Бу батырлыгы өчен өлкән лейтенант Ефим Константинович Пономарев Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).
Украинаның Днепропетровск өлкәсе, Югары Днепр районы, Калужино авылында җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев