Ана капиталы сертификатлары тапшырылды
25 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә күптән түгел гаиләләрендә икенче бала туган 5 парга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды.
Бу көнне Акъярдан Садретдиновлар, Ленинодан Барсуковлар, Чаллы Башыннан Касыймовлар, Яңа Чишмәдән Бельковлар, Чуаш Чабаксарыннан Никитиннар гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булдылар. Яңа туган сабыйлар бар да малай,...