Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы сертификатлары тапшырылды

25 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә күптән түгел гаиләләрендә икенче бала туган 5 парга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Акъярдан Садретдиновлар, Ленинодан Барсуковлар, Чаллы Башыннан Касыймовлар, Яңа Чишмәдән Бельковлар, Чуаш Чабаксарыннан Никитиннар гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булдылар. Яңа туган сабыйлар бар да малай,...

25 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә күптән түгел гаиләләрендә икенче бала туган 5 парга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды.
Бу көнне Акъярдан Садретдиновлар, Ленинодан Барсуковлар, Чаллы Башыннан Касыймовлар, Яңа Чишмәдән Бельковлар, Чуаш Чабаксарыннан Никитиннар гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булдылар. Яңа туган сабыйлар бар да малай, исемнәре дә матур: Рамир, Матвей, Радель, Глеб, Артем, өчесе ("шәхсән үзе") тантанада да катнашты.
Аннан кала, ЗАГС мөдире Алия Миръякупова Рәсәйнең яңа гражданы тууны тантаналы шартларда теркәп, Чайниковлар гаиләсенә икенче балалары - уллары Дмитрий туу турында таныклык тапшырды. Бәйрәмгә килгән кунаклар: РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков, район башлыгы урынбасары, районның хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова, РПФ бүлеге начальнигы Ольга Попкова, җирле пенсионерлар берлеге рәисе, әби, әни кеше Анастасия Козлова әти-әниләргә һәм аларның балаларына изге теләкләрен теләп, котлау сүзләре җиткерделәр.
Быел 10 айда Яңа Чишмә районында ана (гаилә) капиталына 54 сертификат бирелгән. Дәүләт ярдәме программасы эшли башлаганнан бирле барлыгы 769 сертификат тапшырылган. Әти- әниләрдән бу акчаларны кая тотасыларын сораштыруга алар бертөрле җавап бирделәр: торак сатып алу яки төзүгә.
Бәйрәм бик җылы узды, чыгыш ясаучылар ихлас теләкләрен ирештерсәләр, мәдәният бүлеге артистлары аналарга булган ярату турында җырлар бүләк иттеләр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев