Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Законнар кайда туа

25 ноябрьдә Яңа Чишмә гимназиясендә парламент дәресе узды, аны гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Венера Васюткина түбәндәге сүзләр белән ачып җибәрде. -Бүген без һәрберебез өчен мөһим булган дәрес үткәрәбез. Мин аны француз философы Жозеф де Местр сүзләре белән башлыйсым килә: "Һәр халыкның үзе лаек булган хөкүмәте бар". Венера Рифкат кызы балаларга...

25 ноябрьдә Яңа Чишмә гимназиясендә парламент дәресе узды, аны гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Венера Васюткина түбәндәге сүзләр белән ачып җибәрде.
-Бүген без һәрберебез өчен мөһим булган дәрес үткәрәбез. Мин аны француз философы Жозеф де Местр сүзләре белән башлыйсым килә: "Һәр халыкның үзе лаек булган хөкүмәте бар". Венера Рифкат кызы балаларга берничә сорау биреп, дәреснең "Законнар кайда туа..." дип аталган темасына җәлеп итте.
Гимназиянең югары сыйныф укучылары өчен дәреснең темасы таныш, шулай да РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков һәм Татарстан Республикасында депутат ярдәмчесе Елена Гатина белән әңгәмәдә "Законнарны кем чыгара?" дигән сорау кузгатылгач, аудитория җанланып китте. Шушы дискуссия нәтиҗәсендә балалар власть кабул иткән законнарның халык сайлаулары җимеше булуын аңладылар.
Депутатка укучылар өчен бүгенгесе көндә актуаль сораулар, нәкъ менә белем бирү турында Закон, аерым алганда БДИ тапшыру турында сораулар бирелде. -Сезгә мәгариф турындагы Законны хөрмәтләргә кирәк. Сезгә теге яки бу статья ошыймы, юкмы - аны ничек бар, шулай кабул итәргә һәм Законны бозмаска кирәк, - дип җавап бирде Пешков балаларга.
-Ничек депутат булырга?
-Беренче адым - ул үзегез өстенлек биргән партиягә керергә, анда партиядәшләрнең ышанычын яуларга кирәк.
-Пенсия яшен арттыру нәрсә бирәчәк?
-Пенсия яшен арттыру (хатын-кызларга 55, ир-атларга 60 яшьтән соң) үзләрен һаман да кирәкле итеп тою һәм ияләнгән, яраткан эшләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирәчәк. Тик! Хәзер һәм киләчәктә уку йортларын тәмамлаучыларга эшкә урнашу мөмкинлеге калмый - бусы безнең фракция фикере.
Гимназия укучылары депутатка шәхси характерда булган байтак сораулар бирделәр.
-Сез ни өчен коммунистлар партиясендә торасыз, ул бит хөкүмәт партиясе түгел? - дигән сорауны да бирми кала алмадылар.
Коммунист Виктор Пешков бу сорауга җавап биреп, күптән КПСС сафларына керүе һәм бу гамәлен аңлы рәвештә башкаруын һәм үзенең сәяси карашларын үзгәртмәвен ассызыклады. Күпчелек тавышны берләштергән "Бердәм Рәсәй" партиясе кебек үк, үз партияләренең һәм башка партияләрнең максаты бер - илдә тынычлык булдыру һәм халыкның мул тормышта яшәвенә ирешү икәнлеген әйтте. Парламент дәресе вакыт кысасына сыешмады: Пешков белән үткәргән дәрес балаларга бик ошады, депутат үзе дә актив аудитория белән хушлашырга ашыкмады.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев