Хәзер бакчага дүрт яшь төркеменә керүче 70 бала йөри, алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Кунакларны сәламләп, бакча мөдире Любовь Михеева: - Хәзер ата-аналардан безнең бакчадан урын алу өчен мәгариф бүлегенә гариза күп кергән, яңа елдан соң без тагын 20 бала кабул итәргә җыенабыз, - ди. Ул килгән кунакларны бәйрәм...
Хәзер бакчага дүрт яшь төркеменә керүче 70 бала йөри, алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Кунакларны сәламләп, бакча мөдире Любовь Михеева: - Хәзер ата-аналардан безнең бакчадан урын алу өчен мәгариф бүлегенә гариза күп кергән, яңа елдан соң без тагын 20 бала кабул итәргә җыенабыз, - ди. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Әниләр өчен утренник - әлеге балалар бакчасында балалар катнашында инде икенче ачык чара: күптән түгел көз бәйрәме узды. Беренче булып "Веселые грибочки" биюе белән "Капелька" төркеме (2-3 яшьлек балалар) чыгыш ясады, аннан аларны бию һәм шигырьләр белән "Солнышко" төркеме алмаштырды. "Тәҗрибәле" хәзерлек төркеме программасы бик зур иде. Ата-аналар, мәдәният бүлеге артистлары Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар чыгышы көтелмәгән бүләк булды. Барысы да бик канәгать калды.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев