Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ана мәхәббәте һәркемгә кирәк

Әниләр көне алдыннан Яңа Чишмә Картлар йортында бәйрәмгә багышлап чәй табыны оештырылды. Әни сүзе - җирдә иң назлы, матур сүздер. Бу сабыйның теле ачылганда беренче әйткән сүзе. Ул нинди генә телдә әйтсәң дә, бер төрле яңгырый. Бары тик әни кешенең генә куллары йомшак, бар нәрсәне булдыручан. Аналарның йөрәге дә тугры...

Әниләр көне алдыннан Яңа Чишмә Картлар йортында бәйрәмгә багышлап чәй табыны оештырылды.
Әни сүзе - җирдә иң назлы, матур сүздер. Бу сабыйның теле ачылганда беренче әйткән сүзе. Ул нинди генә телдә әйтсәң дә, бер төрле яңгырый. Бары тик әни кешенең генә куллары йомшак, бар нәрсәне булдыручан. Аналарның йөрәге дә тугры һәм сизгер - аларда ярату хисе беркайчан сүрелми һәм ул беркайчан бернәрсәгә битараф кала алмый. Сиңа ничә генә яшь (бишме, иллеме) булмасын, сиңа һәрчак әни, аның яратуы, аның карашы кирәк.
Биредә яшәүче әбиләр дә үзләренең әниләрен искә алдылар, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, ана мәхәббәте турында мәкальләр, мәсәлләр әйттеләр, һәрберсенең күзләренә яшьләр килде. Ә интернат-йорт хезмәткәрләре аларны татлы, камыр ризыклары белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев