Бәхет әйбер алуда түгел, ә аралашуда
Якшәмбе көнне Яңа Чишмәдә (18 сентябрьдә) көзге ярминкә булып үтте. Сатуда көзге уңыш: бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер һәм агач, куак, чәчәк үсентеләре бар иде. Әмма, кызганычка каршы, әлеге уңышның күпчелеге безнең районда үстерелмәгән.