Фондның төп бурычлары булып эшләүче халыкны вакытлыча хезмәткә яраксыз булган очракта һәм ана булу сәбәпле, шулай ук производствода бәхетсезлек очраклары булганда һәм һөнәри авырулар аркасында вакытлыча эшли алмаганда социаль иминиятләштерү тора. Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фонды бүлегенең Яңа Чишмә филиалында иминиятләштерелгән гражданнар саны 4000 кешегә якын тәшкил...
Бүлекнең быелгысы елның 6 аендагы эш нәтиҗәләре турында филиалның баш белгече Асия Рамазанова сөйли.
- Яңа Чишмә районы буенча филиалда 520 иминиятләштерүче исәптә тора. Быелгысы елның 6 аенда вакытлыча хезмәткә яраксыз булган очракта һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча райондагы иминиятләштерелүчеләргә 12 млн. 350 мең сум күләмендә иминият взнослары исәпләнде, җыемнар 98,2% тәшкил итә.
Яңа Чишмә районы иминиятләштерүчеләре шушы ярты елда үз хезмәткәрләренә 11 млн. 880 мең сум күләмендә пособие түләгән. 2015 елның 1 июленнән ТР территориясендә Социаль иминиятләштерү фондының "Турыдан -туры түләүләр" пилот проекты старт алды. Аны тормышка ашыра башлаганнан бирле филиал тарафыннан Яңа Чишмә муниципаль районының иминиятләштерелгән гражданнарына 21 млн. 162 мең сум күләмендә пособие түләнде. Филиал эшендә мөһим юнәлеш булып контроль чараларны (документаль күчмә һәм камераль тикшерүләр үткәрү) башкару тора. Шулай итеп, 2016 елның ярты елында район ревизорлары тарафыннан тикшерүләр үткәрү нәтиҗәләре буенча 1 мең 900 сум күләмендә иминият взнослары өстәп исәпләнгән. Отчет нәтиҗәләре буенча отчет чорында район иминиятләштерүчеләре иминият взносларын түләү буенча 1 млн. 232 мең сум, шул исәптә вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле иминиятләштерү буенча 640 мең сум, травматизм буенча 592 мең сум түләү срогы узган бурыч хасил иттеләр.
Иминият взносларын түләү буенча иң зур бурыч "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ (506 мең сум) һәм "Татарстан" Агрофирмасы" ҖЧҖ-ләрдә (219 мең сум). "Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ (28 мең сум), "Төзүче" ҖЧҖ (29 мең сум), "Блокстрой" ҖЧҖ (3 мең сум) кебек предприятиеләр һәрвакыт түләү срогы узган бурыч хасил итәләр.
Биш бюджет учреждениесе буенча 11 мең 807 сум күләмендә недоимкага юл куелган, шулай да отчетларны кабул иткәндә әҗәт капланган. Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү чаралары хисабына ел саен производстводагы травматизмны киметү буенча кисәтү чаралары финанслана: хезмәткәрләр санаторий-курортларда дәваланалар, хезмәт шартлары махсус бәяләнә, индивидуаль саклау чаралары алына, зарарлы һәм куркыныч эш шартларында эшләүче хезмәткәрләргә даими рәвештә медицина караулары үткәрелә. 2016 елда 4 оешма 181 мең 200 сумга финансланган - үз предприятиеләрендә хезмәт куркынычсызлыгы турында кайгыртучы иминиятләштерүчеләр: РҮХ - 21 мең 900 сум, "Игенче" ҖЧҖ - 40 мең 700сум, "Ямашнефть- транс" - 85 мең 900 сум, "Скоков Н.А." КФХ - 32 мең 700 сум акча тотканнар. Филиалда производствода имгәнгән 48 район кешесе исәптә тора - 48 кеше пособие ала, шул исәптән 6-сы туендыручысын югалту буенча. 2016 елның 1 ярты еллыгында аларга иминият тәэмин ителеше чыгымнары 1 млн. сум тәшкил иткән. Зыян күргән 11 кешегә ел саен санатор-курорт юлламалары бирелә: быел 320 мең сумлык 8 юллама бирелгән инде.
Әгәр 2015 елда район предприятиеләрендә производствода җиңелчә генә 2 бәхетсезлек очрагы булган булса, быелгысы елның ярты елында инде 3 бәхетсезлек очрагы булган: берсе -җиңелчә генә, берсе - авыр һәм берсе - үлемгә китергән.
2016 елның 1 гыйнварыннан Социаль иминият фондына ташламалардан файдаланучы гражданнарны реабилитацияләүнең техник чаралары һәм протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин итү функциясе тапшырылган. Ташламалардан файдаланучы район халкыннан (2015 елда социаль яклау бүлегеннән тапшыруны исәпкә алып) санатор-курорт юлламалары алуга 119 гариза, техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик чаралар алуга 124 гариза алынган.
- Иминият взнослары җыю һәм социаль иминият системасының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү ("Турыдан-туры түләүләр" кертелгәч) бик кискен һәм көн кадагындагы мәсьәлә булып тора, - диде Асия Рамазанова. - Шул сәбәпле, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә Рәсәй Федерациясе Социаль иминият фондына иминият взносларын вакытында һәм тулысынча түләүнең мөһимлеген искәртәсем килә, - диде ул.
Нет комментариев