Быел районнан өч кеше Согуд Гарәбстанында хаҗда булып кайтты.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте безнең районга бүләк сыйфатында хаҗ сәфәренә барырга бер урын бирде, район имамнары аны Яңа Чишмә мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәсәновка бирергә карар иттеләр.
Согуд Гарәбстанына хаҗ сәфәренә районнан тагын Зирекле кешеләре Фәйрүзә Шакирова белән Илгиз Кыямов та (үз акчаларына) барып кайттылар.
Нет комментариев