Якшәмбе көнне Яңа Чишмәдә (18 сентябрьдә) көзге ярминкә булып үтте. Сатуда көзге уңыш: бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер һәм агач, куак, чәчәк үсентеләре бар иде. Әмма, кызганычка каршы, әлеге уңышның күпчелеге безнең районда үстерелмәгән.
Каяндыр алып килеп сатыла торган әйберләр кыйммәт тора һәм ул шулай булырга тиеш тә кебек: монда товарны алып кайту да, сатучыга түләр өчен товарга өстәмә хак өстәү дә керә.
Ә районда үстерелгән нәрсәләрдән сатылган товарлар: сыер ите - 1 кг ит бәясе 280 сумнан 300 сумга чаклы, дуңгыз ите (250 сумнан), сөт - 3 литры 100 сумнан, бал - 1200 сум (3 литрлы банка белән), Яңа Чишмә мае - шәхси кибетләрдә килограммы 370 сумнан сатыла.Бер уңайдан, Казанда ярминкәдә яңа Чишмә маен 300 сумнан (1 кг) сатканнар.
Ярминкәдә Яңа Чишмәдәге кайбер сәүдә нокталары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр ( төрледән-төрле камыр ризыклары) һәм, әйтергә кирәк, сатып алучылар аларны бик теләп алдылар, ни дисәң дә, бәйрәм көн бит, ә хуш исле камыр ризыкларына беркем дә битараф түгелдер, бәяләре дә кыйммәт түгел иде.
Ярминкәдә иң үтемле товар - КФХ-дан килгән дуңгыз балалары һәм бөртек булды. Әмма яңачишмәлеләр аларга әлләни игътибар бирмәделәр.
Ярминкәдә кешенең күп булуы ул әле товарларның күп, бәяләрнең түбән булуы турында сөйләми, гәрчә андый чараларда нәкъ шулай булырга тиеш булса да.
- Без сайлауга баргач ярминкәгә дә сугылырга булдык, җырдагыча, "Ярминкә бизәкләрен" күрәсе килде, танышларны очратып, кәефләр күтәрелгәч, канәгатьлек хисе алу өчен ни дә булса сатып аласы килде. Үзебезнең ял көнен шулай төрләндерәсе иттек, - диделәр ирле-хатынлы Михаил белән Вера Лосевлар.
Чынлап та, ярминкәдә ни дә булса сатып алучыларга караганда, карап йөрүчеләр күбрәк булды. Ярминкәдә сату итүчеләрнең көнлек сатудан кергән гомуми акчасы 415 мең сум тәшкил иткән. Күп булмаса да, сатучылар сатып алучылар белән аралашудан канәгатьлек алдылар.
Нет комментариев