Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Черемухово Бистәсендә бал бәйрәме

Шимбә көнне, 12 августта Черемухово Бистәсендә халык бәйрәме - Авыл көне булып узды. Ул татлы бәйрәм - бал бәйрәменә туры китерелгән иде.

Кунак җыючылар бик нык тырышкан: бәйрәмгә авылның олысы да, кечесе дә килгән иде, туган-тумачалары, авылдашлары белән бер очрашып сөйләшер өчен шәһәрдән кайтучы якташлары да байтак иде. Алар биючеләр һәм рәхәтләнеп күңел ачучылар арасында булдылар, конкурсларда катнаштылар, аларда җиңү дә яуладылар хәтта. Җыр конкурсында гаиләләре белән катнашучылар да булды. Мисал өчен, Ерофеевлар гаиләсен алыйк: апалы-сеңелле Людмила һәм Ирина, тормыш иптәше Антонина белән ир туганнары Виктор (Чаллы шәһәреннән) кайтканнар, башлап җырлаучы да һәм аккомпаниатор да булган кече ир туганнары Леонид. Конкурста көндәшләре - авылдашлары кыз туганнар Сальциналар җырлаганда да ул баянда уйнады, алар "За рекой черемуха колышется" җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкардылар. Черемуховодан "Рябинушка" ансамбленең беренче составына керүче ханымнар да авылдашларын үз чыгышлары белән сөендерделәр. Алар: Валентина Малолеткова, Зинаида Малолеткова, Марфа Наумова, Валентина Савельева һәм Александра Цвелева - җирле тинэйджерлар да аларны таң калып тыңладылар.
Авыл көнендә җирле власть вәкилләре быел үзләренең юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә, башка авылдашларыннан үзләренең активлыклары, тормыш һәм эш сөючәнлекләре белән аерылып торган авыл кешеләрен дә хөрмәтлиләр.Шундыйлардан Иван Соколов, Владимир Белоглазов, Михаил Трунов иң яхшы төзекләндерелгән йорт һәм өй яны участогы хуҗалары, ә Виктор Муратов АҖ башкарма комитетның барлык эшләрендә төп ярдәмче буларак билгеләп үтелделәр. "Кулон" а/ф коллективына да авыл халкы бик рәхмәтле, ул суүткәргечләрдәге өзеклекләрне бетерүдә һ.б. ярдәм күрсәтәләр. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче алдынгы механизатор Иван Банцырев та билгеләп үтелде. Юбилярлар: Мария Корнева, Елена Зубова, Антонина Сальцина, Вера Абрамова, Валентина Курбатова һәм спортчы, активист, бер сүз белән әйткәндә, бик яхшы хатын-кыз - Любовь Беспаловаларга бүләкләр тапшырылды. Яңа гаилә корган Андрей һәм Анастасия Сафоновларны авылдашлары никахлашу көне белән котладылар.
Черемуховолыларны авыл көне белән котларга район башлыгы урынбасары Надежда Попкова килгән иде. Ул аларның менә дигән итеп эшли дә һәм рәхәтләнеп ял да итә белүләрен билгеләп үтте. Һәм монда МЙ директоры Ирина Доронина һәм сәнгать җитәкчесе Вера Коновалова җитәкчелегендәге "Рябинушка" ансамбле коллективының һәм мәдәният хезмәткәрләренең роле бик зур. Мәдәният йортына бүләк тапшырып, Надежда Попкова актив тормыш позициясе алып барулары өчен авыл халкының барысына да рәхмәт белдерде.
Район мәдәният бүлеге мөдире Галина Носова черемуховолыларны Авыл көне белән котлады. Чакырылган кунаклар арасында "Архангел чибәре", Ленинодан "Рябинушка", Чуаш Чабаксарының "Илем" ансамбльләре, үзенең кызы Карина Мазманян белән Любовь Коновалова чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.
Бал кортлары костюмнары кигән балалар бию коллективы Бал бәйрәменең символы иде. Бәйрәм дәвамында әлеге "бал кортлары" сәхнә түрендә эшләделәр һәм менә озак көтелгән мизгел - бәйрәм хуҗалары кунакларны яңа бал белән сыйладылар. Бәйрәмне алып баручы хуш исле балны татып карау һәм чәй эчү теләге булганнарны өстәл янына чакырды.
Балалар өчен уен мәйданчыгында "Веселая детворяндия" оештырылган иде, ә егетләр һәм кызлар спорт мәйданчыгында үзләренең спорттагы осталыкларын күрсәттеләр.
Кунакларның күпчелеге теләкләр агачы янына килеп, аны төрледән-төрле тасмалар белән бизәделәр, үзләренең теләкләрен теләделәр, бәйрәмне оештыручылар әйтүенчә, ул теләкләр һичшиксез тормышка ашачак икән.
Хезмәт сөючән, кунакчыл Черемухово Бистәсе халкының барлык хыяллары һәм теләкләре дә тормышка ашсын иде.
Черемухово Бистәсендә узган бәйрәмнән фоторепортажны газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Лариса Федорова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев