Җиңүчеләр билгеләнде
Район башкарма комитеты игълан иткән учреждение биналарын, территорияләрен яңа елга бизәү-матурлау буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык оешмалары һәм учреждениеләре быел Яңа елга әйбәтрәк хәзерләнгәннәр, кардан әвәләп бик күп сыннар ясалган, төсле утлар белән бизәү дә яхшырган, дип билгеләп үтте. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары...
Район башкарма комитеты игълан иткән учреждение биналарын, территорияләрен яңа елга бизәү-матурлау буенча смотр-конкурска йомгак ясалды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык оешмалары һәм учреждениеләре быел Яңа елга әйбәтрәк хәзерләнгәннәр, кардан әвәләп бик күп сыннар ясалган, төсле утлар белән бизәү дә яхшырган, дип билгеләп үтте. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында Яңа Чишмә гимназиясе коллективына (директоры Т.Н. Сырова) беренче урын, Шахмай мәктәбенә (директоры К.Н. Хәйруллин) - икенче, Чертуш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасына (директоры И.Г. Гаризов) өченче урын бирелде.
Оешмалар арасында Яңа елга иң әйбәт хәзерләнүче - КМС заводы коллективы (директоры Ф.Т. Бурчин), икенче урын РҮХ коллективына (баш табиб Р.Н. Билалов), өченче урын Мәшгульлек үзәгенә (директоры Л.К. Исхакова) бирелде. 118 нче ҺУ-ның, электр челтәрләре, редакция, башлангыч мәктәп, "Ландыш" балалар бакчасының да начар хәзерләнмәве атап үтелде.
Авыл җирлекләре арасында иң әйбәт хәзерләнүче - Петропавел Бистәсе (АҖ башлыгы С.П. Дворецкая), икенче урын Красный Октябрь АҖ-нә (башлыгы С.М. Ерохина), өченче урын Шахмай АҖ-нә (башлыгы Р.Р. Миръякупов) бирелде. Авыл җирлекләре үз территорияләрен быел әйбәтрәк бизәгәннәр.
Эшмәкәрләр арасында иң әйбәте дип Ленинодан Алексей Трондин ("Уют" кафе-кибете") танылды, икенче урында ленинолылар - Людмила Арбузова ("У дороги" кибете) һәм Малик Әхмәтов ("Стройматериалы" кибете), өченче урын район үзәгеннән Лидия Добрынинага бирелде ("Марина" кибете).
1-3 урыннарга дәгъва кылган югарыда атап үтелгән оешма җитәкчеләре конкурс шартлары буенча акчалата премия белән бүләклә
нделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев