Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Чабаксар җирлегендә алга таба үсеш өчен мөмкинлекләре бар

2025 елда җирлек халкы 400 мең сумга якын дәүләт ярдәме алган.

Җирлек хисаплары

Район хакимиятендә узган чираттагы атналык киңәшмәдә Чабаксар авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Марина Гурьянова сөйләде.

Бераз тарих 

Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән риваятьләр буенча, Чуаш Чабаксары авылына качкын чуаш крепостнойлары нигез сала, алар XVIII йөз башында Идел буендагы Чабаксар бистәсеннән үз алпавытларыннан качып китәләр. Яңа авыл да Чабаксар исемен ала. Бераз соңрак, XVIII йөзнең беренче яртысында отставкадагы солдатлар тарафыннан Рус Чабаксары авылына нигез салына.

1876-1883 елларда бу авылда Алабуга сәүдәгәре Д. И. Стахеев акчасына Николай Чудотворец чиркәве төзелә (хәзерге вакытта бина файдаланылмый һәм, кызганычка каршы, республика масштабындагы архитектура һәйкәле дип танылган булса да, акрынлап җимерелә бара).

Халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән һәм игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук тегермәнчелек һәм буяу кәсепләре булган. Җирлеккә шулай ук Благодаровка һәм Татар Әлкине керә (хәзер анда бер кеше яши). 

Беренче дүрт колхоз 1929 елда оеша, 1950 елда аларны берләштерәләр, ә 1974 елда Чистай районының «Закамский» совхозы төзелә. 

Җирлекнең мәйданы 10634 гектар, шуның 9496 гектары — авыл хуҗалыгы җирләре. 2026 ел башына халык саны 477 кеше тәшкил итә, даими рәвештә 414 кеше яши.

Хезмәт ресурслары һәм демография 

2026 елның 1 гыйнварына эшкә сәләтле халык саны 257 кеше тәшкил итә.
Шулардан: 
— Бюджет өлкәсендә 43 кеше эшли;
— Авыл хуҗалыгында 53 кеше;
— Хуҗалык хисабындагы учреждениеләрдә 11 кеше; 
— 84 кеше районнан читтә;
— 22 студент. 

Демографик күрсәткечләр куандырмый — 2025 елда ике бала туган, тугыз кеше вафат булган. Башка җирлекләрдәге кебек үк, халыкның картаюы күзәтелә: 414 кешенең 124 е — 60 яшьтән өлкәнрәк. 

Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 

Җирлек территориясендә «Агрораздолье» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, өч КФХ, 1 ИП һәм сигез үзмәшгуль эшли. Эшчәнлекнең төп төрләре — авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм сәүдә.

176 хуҗалыкта 152 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 81 сыер), 346 баш сарык һәм кәҗә, 190 баш дуңгыз бар.

Халык, нигездә, үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә акча кертә — 2025 елда торак төзелешенә, терлек һәм техника сатып алуга 6,8 млн. сум тотылган.

2025 елда күп кенә шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәмен алган, барлыгы 400 мең сумга якын акча бүлеп бирелгән. 

СВО кысаларындагы гамәлләр

Марина Гурьянова җирлектә яшәүче 10 кешенең СВОда катнашуы, барлык гаиләләргә депутатлар һәм учреждение җитәкчеләре беркетелүе, гаиләләргә тиешле ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Җирлектә яшәүчеләр СВОда катнашучыларга даими рәвештә ярдәм җыялар, ятьмәләр үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Авыл җирлеге башлыгы аерым рәхмәт сүзләрен сугышчыларыбызга өч мотоцикл һәм УАЗ автомобиле җибәргән Сергей һәм Людмила Илдуловлар гаиләсенә җиткерде. Якташларыбызга ярдәм алга таба да дәвам итәчәк. 

Киләчәккә бурычлар 

2025 елда җирлек 400 мең сумлык грант откан. Бу акчаларга һәлак булган якташларга һәйкәл территориясен яңа койма белән әйләндереп алырга җыеналар, иганәче Раил Вәлиуллин акчасына һәйкәлнең үзен дә реконструкцияләү планлаштырыла. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алга таба үстерү өстенлекле юнәлешләр рәтендә тора.

Район башлыгы Егор Тарнавский җирлек территориясендә хезмәт сөючән кешеләр яшәвен, киләчәк үсеш өчен резервлар барлыгын билгеләп үтте һәм Марина Гурьяновага тотрыклы эше өчен рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев