Реклама
Район яңалыклары
Петропавел АҖ: адымнары ышанычлы
АҖ башкарма комитет тарафыннан башкарылган эшләр һәм 2018 елга булган планнар турындагы отчет белән Петропавел АҖ башлыгы Дмитрий Никитин чыгыш ясады.
- Үткән гражданнар җыеннарында түбәндәге тәкъдим һәм үтенечләр керде:
- торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую турында. 2017 елның 20 декабрендә гаилә федераль максатчан программа буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу сыйфатында исәпкә куелды;
- торак йортта су агып торган урынны бетерүдә ярдәм күрсәтү турында. Ярдәм күрсәтелде;
- авыл халкына суүткәргеч челтәрне ремонтлауга киткән чыгымнарны каплау турында. 5200 сум кайтарылган;
- йорт төзелешенә субсидия бүлеп бирү турында. Программа кысаларында акчаның бер өлеше бирелде, калган өлеше 2018 ел дәвамында биреләчәк;
- Ленин урамында юлга ремонт үткәрү кирәклеге турында. Әлеге мәсьәлә 2019 елга районда юл-урам челтәрләре ремонты һәм төзелеше программасын булдырганда 2018 елның ноябрендә карап тикшереләчәк. 2017 елда төрле сораулар белән гражданнардан барлыгы 80 мөрәҗәгать керде. Гражданнарны борчыган төп сораулар: урамнарны яктырту, суүткәргечкә ремонт, су белән тәэмин итү, җир участокларын рәсмиләштерү, төзекләндерү, урамнарны кардан арындыру, шулай ук салым түләүләрен җыю буенча сораулар.
хезмәт базары
Эшкә сәләтлеләр 437, Барлыгы эшләүчеләр -382:
- бюджет өлкәсендә - 66,
- авыл хуҗалыгында - 93,
- нефтьчеләрдә - 52,
- башка тармакларда - 63,
- районнан читтә эшләүчеләр -102 кеше.
Шәхси секторда 267 баш МЭТ бар, шул исәптә сыерлар - 89 баш. Сарыклар һәм кәҗәләр - 129 баш, дуңгызлар - 343. Халык тарафыннан 2939 ц сөт сатылган. Иң яхшы сөт тапшыручылар - Дмитрий Писцов һәм Елена Ерохина. Гомумән, 2017 елда сөт һәм ит, кош-корт ите һәм ШЯХ-да булдырылган башка төр продукцияләр сату 11 031 000 сум тәшкил иткән. Бездә, районда , ШЯХ-да җитештерелгән үз продукцияңне сатуның мондый формасы (Казан һәм район үзәгендәге базарларда) беренче ел гына алып барылмый. Без үзебезнең халыкка мини-фермалар төзүдә, авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-кортлар, аларга азык сатып алуда дәүләт ярдәменнән файдалануда һәм башка субсидияләр алуда ярдәм күрсәтәбез.
Төзекләндерү
Петропавел АҖ территориясендә Җәмәгатьчелек советы тарафыннан урамнарның санитар торышын тикшерүләр үткәрелде. Авыл урамнарын, учреждениеләр территорияләрен һәм зиратларны төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелде, Бөек Ватан сугышында катнашучы - һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр территориясенә косметик ремонт үткәрелде, 2017 елның апрелендә һәм октябрендә урман утырту көнендә катнаштык, 100 гә якын нарат һәм чыршы үсентесе утырттык. Петропавел Бистәсендә республика программасы буенча 2181000 сумлык мәктәп спорт мәйданчыгы төзелде. Үзара салым акчаларына АҖ территориясендә юлларны ремонтлау һәм чистарту, Андрееевкада чишмәне төзекләндерү, урам яктырткычларын ремонтлау буенча эшләр башкарылды. РИТЭК гранты буенча Зикеевский чишмәсе яңадан торгызылды (200 мең сумлык). ККК полигоны чистартылды, авария хәлендәге торак сүтелде, юл билгеләре урнаштырылды. 2018 елга түбәндәге планнар билгеләнде: 15 данә яктырткыч урнаштыру, ДРЛ лампаларын энергияне саклый торганга алыштыру, чишмәгә килә торган суүткәргечне алыштыру, чишмәдә каптаж өстенә япма урнаштыру. Үзара салым буенча: юлларны һәм урамнарны норматив хәлгә китерү һәм тоту, юл билгеләре урнаштыру һәм юл тамгалары (разметка) ясау, су белән тәэмин итү челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт, насос сатып алу, су белән тәэмин итү челтәрләре объектларына документлар әзерләү буенча эшләргә һәм хезмәтләргә түләү, Андреевкада водокачкада санитар - сак зонасы төзү, МТЗ өчен чапкыч сатып алу. Шулай ук үз алдыбызга бурычлар куябыз: ШЯХ-да терлекләрнең баш санын арттыру, федераль, региональ һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру нигезендә авылда тормыш сыйфатын күтәрү, салым салу базасы һәм салымнар җыюда контрольлек итү буенча эшне көчәйтү, депутатлар, хатын-кызлар һәм җәмәгатьчелек советлары эшен көчәйтү, авылны төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту буенча эшне дәвам итү, җирлек территориясендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүне булдыру. АҖ башлыгы доклады азагында авыл халкы ел дәвамында эшләнгән эшләр өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр, яңа йөкләмәләр, киңәшләр бирделәр. АҖ башкарма комитеты эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Вячеслав Козлов авыл җирлеген төзекләндерүдә актив ярдәм итүе өчен Герман Ружьевка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Лариса Федорова.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев