Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ярдәм итү - безнең бурычыбыз

20 гыйнварда Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән 7 иң югары квалификацияле доктор (ике невролог, эндокринолог, ортопед, логопед-дефектолог, лор-табиб, функциональ диагностика табибы) Яңа Чишмә РҮХ дә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кабул иткән.

Бу көнне Яңа Чишмәдән һәм район авылларыннан килгән 59 бала тикшерелгән, шуның 17 есе инвалид.
Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 42 бала сәламәтлекләрендәге тайпылышларны иртәрәк ачыклау максатында каралган. Бу "Бердәм Россия"нең "Балалар сәламәтлеге" сәяси проектын тормышка ашыру аркасында мөмкин булган. Акцияне Хәйрия фонды каршындагы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Көч балаларда" дип аталган Тернәкләндерү үзәге белән берлектә ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов үткәргән.
"Көч балаларда" дип аталган мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүче Хәйрия фонды (оештыручысы Адель Заһретдинов) гаиләгә социаль тернәкләндерүдә (медик-психологик-педагогик) үз ярдәмен тәкъдим итә. Фонд ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр өчен информация буларак шуны җиткерәсебез килә, теләге булган кешеләргә чиратка басу (кую) өчен бары тик Яңа Чишмә социаль яклау бүлегенә генә мөрәҗәгать итү кирәк. Фондны оештыручылар вәгъдә биргәнчә, күпмедер вакыт дәвамында алар сезгә Казан яки Түбән Кама шәһәрләрендә (сезнең сайлавыгыз буенча) тернәкләндерү үзәкләрендә көндез шунда тору шарты белән бушлай хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәкләр. Әлеге акциядә районның барлык социаль хезмәтләре дә эшләгән. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Мөхәммәтвәли Хөснетдинов күркәм инициатива күрсәтүләре өчен хәйрия акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдергән.
- Әлегедәй акция һәртөрле ярдәм күрсәтүгә лаек. Без һәрвакыт шуны истә тотарга тиешбез, кызганычка каршы, барлык балаларга да сәламәт һәм бәхетле булып үсәргә язмаган, алар арасында һәр көнне авыр чир белән көрәшүче балалар да бар. Аларга ярдәм итү - безнең бурычыбыз, - ди ул.
Лариса Федорова
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев