Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

12 меңгә якын татарстанлы 2023 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алды

2023 елда Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте 11,9 мең кешенең һөнәри белем алуын оештырган, шул исәптән эшсез 2,3 гражданның. Аларны «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында укытканнар.

Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Илкүләм проект һәм аның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты буенча 8,3 мең граждан һөнәри белем алырга юнәлдерелгән. Алар арасында — балалы хатын-кызлар (4,8 мең кеше) һәм 50 яшьлек һәм пенсия алды яшендәге гражданнар (2,4 мең кеше) бар. Яңа белемнәр үзләштергәннән соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5 процент тәшкил итте, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләр — IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б.

2024 елдан бүтән категория гражданнарга да өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителде — инвалидлар һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшкә урнашырга теләк белдерүчеләргә. Шулай ук өч яшькәчә сабыйны караучы һәм бала карау буенча отпускта булган әнисе генә түгел, баланың әтисе, опекуны яки башка туганы да укый ала.

«Татар-информ» «Демография» илкүләм проекты буенча 2023 елда республикада 3,3 мең хатын-кызның өстәмә белем алуын хәбәр иткән иде.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектлар 2024 елда төгәлләнәчәк. 2023 елның 21 декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның утырышында дәүләт башлыгы яңартылган программаларны әзерләргә һәм башлап җибәрергә йөкләмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев