Алабуга районында 10 метр тирәнлектәге чокырга егылып төшкән ике кызны коткарганнар
Республиканың Алабуга районында 10 метр тирәнлектәге чокырга егылып төшкән ике кызны коткарганнар.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чокырның тирәнлеге 10 метр, ә карның биеклеге 2 метр тирәсе булган. Бу зыян күрүчеләргә хәрәкәтләнергә һәм чокырдан чыгарга бирмәгән.
Чокырдан үзләре чыга алмаячагын аңлап, кызлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыраткан.
Урынга 5нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары, Костенеево янгынга каршы көрәшү отряды хезмәткәрләре һәм полиция участок уполномоченные килгән. Коткаручылар хатын-кызларны чокырдан чыгарган һәм табибларга тапшырган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alabuga-raionynda-10-metr-tiranlektage-cokyrga-egylyp-toskan-ike-kyzny-kotkargannar-5917430
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев