Бу шимбәдә, 16 майда, Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәбендә бу елның беренче Сабан туе узачак.
Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Программада:
- Зур концерт;
- Милли көрәш ярышлары;
- Спорт һәм күңел ачу уеннары;
- Мастер-класслар.
Татар халкының традицион бәйрәме 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.
Нет комментариев