Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Республикада

Быел Казан метростанцияләрендә иҗтимагый Wi-Fi барлыкка киләчәк

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин «Татар-информ» агентлыгының Казан метрополитенында Wi-Fi челтәрләрен үстерәчәкләрме дигән соравына җавап бирде.

«Әйе, безнең шәһәр белән берлектә шундый планнарыбыз бар. Станцияләрдә генә түгел, ә бер станциядән икенчесенә барганда, вагон эчендә дә интернеттан файдалану мөмкинлеге булачак», — диде Начвин.

Планнар нигезендә, быел Казанда метроның барлык станцияләрендә дә иҗтимагый Wi-Fi эшләтеп җибәреләчәк, дип өстәде ул.

Гомумән алганда, Татарстанның җәмәгать урыннарында Wi-Fi иҗтимагый челтәрләрен үстерү буенча планнар бар.

«Биредә транспорт тукталышлары, күп функцияле үзәкләр, поликлиникалар хакында сүз бара», — дип өстәде министр.

Чыганак: https://tatar-inform. tatar/news/obshhestvennyi-wi-fi-poyavitsya-na-stanciyax-kazanskogo-metro-v-etom-godu-5918194

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев