Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Россия Герое Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак

Россия Герое, «Кыш бабай» танкы командиры Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак.

Трансляция 12 сәгать дәвам итәчәк, аны 15 июльдә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы үткәрәчәк.

Искәртик, «Кыш бабай» танкы экипажы өч кешедән торды. Шуларның берсе – Казан танк училищесын тәмамлаган Рәсим Баксиков. Ул үзенең хәрби иптәшләре белән бергә Украина Кораллы көчләренең бронетехника колоннасын тар-мар итте. РФ Президенты Владимир Путин экипажның барлык әгъзаларына батырлыклары өчен Россия Герое йолдызларын тапшырды.

Басиковтан тыш, телемарафонда дистәләгән кеше кунак булачак. Алар тамашачыларга контракт буенча хәрби хезмәт һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Лениногорск һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән турыдан-туры кушылулар планлаштырыла. Телемарафон кысаларында «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, шулай ук журналистларның махсус операция зонасыннан репортажлары күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев