Яңа Чишмә районыннан СВОда катнашучыларның гаиләләре хәйрия ярдәме алачак
«Нәфис» Хәйрия фонды республиканың барлык шәһәр һәм районнарын колачлап, ярдәм акциясе үткәрә.
Акциянең икенче этабы кысаларында «Нәфис» Хәйрия фонды СВОда һәлак булганнарның гаиләләренә 303 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйган. Инициативаны гамәлгә ашыруга 40,4 млн сум акча юнәлдерелгән.
Татарстаннан һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары өчен җыелма төрле азык-төлек продуктларыннан һәм көнкүреш химиясеннән торган 69 төргәктән гыйбарәт. Гуманитар ярдәм күләме уртача ярты елга исәпләнгән.
«СВОда һәлак булган сугышчыларының гаиләләренә ярдәм итү - безнең фонд эшенең төп максатларының берсе. Әлеге гаиләләрнең иң авыр вакытта ышанычлы таяныч тоя алулары бик мөһим. Әлбәттә, дәүләт тарафыннан һәлак булганнарның гаиләләре өчен күп кенә түләүләр һәм ташламалар каралган. Безнең фонд, үз чиратында, бу гаиләләрне туклану продуктлары һәм көнкүреш химиясе белән тулысынча тәэмин итү турындагы карарны кабул итте. Һәм без ярдәмнең һәр адресатка барып җитүе өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - ди «Нәфис» ХФның гамәлгә куючысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Исегезгә төшерәбез, «Нәфис» фондының масштаблы акциясенең беренче этабы ярты ел элек гамәлгә ашырылган иде: декабрь ахырыннан гуманитар җыелмалар Татарстан шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре ярдәмендә таратылган.
Бер гаиләгә тапшырыла торган җыелмалар саны гаилә әгъзалары санына бәйле. Өч кешедән торган гаилә 3 җыелма, ягъни 151,8 кг продукция (207 төргәк) алачак.
Җыелманың азык-төлектән торган өлешенә тушенка, үсемлек мае, он, шикәр, карабодай, дөге һәм башка ярмалар, макарон, майонез, кетчуп керә. Акциянең беренче этабы белән чагыштырганда, продуктлар исемлеге 5 позициягә киңәйтелгән (гаиләләрнең теләкләрен исәпкә алып, тары һәм солы ярмасы да кертелгән).
Җелманың көнкүреш химиясеннән торган өлешенә кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен сыеклыклар, чистарткыч порошок, кисәкле һәм сыек сабын, шампуньнар керә.
Хәйрия җыелмаларын тарату өчен гаиләләр исемлеге Татарстан шәһәрләре һәм районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан төзелгән.
Фото: https://fondnefis. ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев