Күпбалалы ата-аналарга 14 көнлек өстәмә отпуск бирелергә мөмкин
Күпбалалы ата-аналарга 14 көнлек түләнә торган өстәмә отпуск алу хокукы бирелергә мөмкин. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасының язгы сессиясендә каралырга мөмкин, дип хәбәр итте депутат Сергей Миронов. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.
Ул аңлатканча, күп балалы хезмәткәрләр югары йөкләнештә, шуңа күрә озаграк ял итәргә тиеш. «Гадел Россия» фракциясе алар өчен еллык түләүле ялны 14 календарь көнгә арттырырга тәкъдим итә.
Миронов сүзләренчә, өч һәм аннан да күбрәк баланың әти-әниләренә 18 яшькә җиткәнче өстәмә отпуск бирү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ата—аналар аны теләсә кайсы вакытта тулысынча яки өлешләп куллана алачак. Парламентарий искәрткәнчә, закон проекты Дәүләт Думасына инде кертелгән.
Миронов парламентның түбән палатасы язгы сессия барышында инициативаны хуплар дип ышаныч белдерде.
Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kupbalaly-ata-analarga-14-konlek-ostama-otpusk-birelerga-momkin-5917446
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев