Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Республикада

Озак вакытлы карау системасы кысаларында 6 меңгә якын татарстанлы хезмәтләр ала

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 5 999 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидлар озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән тәэмин ителгән.

Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 651 татарстанлыга өйдә, 348 кешегә стационар рәвешендә социаль хезмәт күрсәтелә.

2021 елның 15 июненнән республикада озак вакытлы карау системасына кертелгән гражданнар өчен түләүсез социаль пакет бирелә. Чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, аның күләме атнага 7 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр булырга мөмкин: 1 дәрәҗә мохтаҗлык – 7 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, 2 дәрәҗә – 14 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр, 3 дәрәҗә – 21 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр.

Өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны ярдәмчеләр карап торганга, аларның туганнары эшләрен ташламаска, ә үзләренең хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә һәм актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкин. 2025 елның 9 аенда 710 кеше үз эш урыннарын саклап кала алган һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев