Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Республикада

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Индексация күләме 6,8 процент тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

«1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка идексацияләнәчәк» — дип раслады парламентарий.

Нилов билгеләп үткәнчә, түләүләрнең әлеге төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми рәвештә эшләгән яки бөтенләй эшкә урнашмаган кешеләргә каралган.

Депутат сүзләренчә, гамәлдәге кануннар яшь буенча социаль пенсия алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү планкасы иминият түләвенә караганда биш елга югарырак.

«Ягъни иминият пенсиясенең гомуми параметрлары 60-65 булса, социаль пенсиянеке 65-70кә тигез», — дип ачыклык кертте комитет башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев