Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате.

«Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле дуслар! Сезне һәркемнең күңеленә якын һәм газиз бәйрәм — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ихластан тәбрик итәм.

2024 ел Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Нык һәм татугаиләләр илебезнең үсеш-алгарышына бәрәкәтле җирлек булып тора. Илкүләм лидерыбыз билгеләп үткәнчә, гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булудан тыш, һичкайчан әһәмиятен җуймас рухи-әхлакый хәзинәбез дә ул. 

Татарстан Республикасы буыннан буынга, олыдан кечегә зур ихтирам һәм мәхәббәт белән тапшырыла килгән тотрыклы гаилә традицияләре белән дан тота. Нәкъ менә гаиләдә туган җирне ярату һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә, милли үзаңны, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау да гаиләдән башлана. 

Без гаилә институтына һәръяклы ярдәм күрсәтәбез. Республикада гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Аналарны һәм балаларны яклау, яшь гаиләләргә булышлык итү иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Татарстанда күпбалалы гаиләләрнең саны арту гаять сөенечле күренеш, аларга һәрчак дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Үз балалары янына ата-ана назыннан мәхрүм калган ятимнәрне сыендырган — тәрбиягә бала алган олы йөрәкле парларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. 

Махсус хәрби операциядә илебезнең куркынычсызлыгын һәм киләчәген батырларча саклаучы ир-егетләребезнең гаиләләре аерым игътибар үзәгендә. Алар — безнең хәрбиләребезнең рухи көч чыганагы, ышанычлы терәге һәм таянычы. 

Кадерле татарстанлылар! Әлеге бәйрәм көнендә сезгә бәхет, шатлык һәм уңышлар телим. Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт, татулык һәм иминлек хакимлек итсен!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев