Татарстанда «Җәяүле» операциясе башланган
Бүгенгесе көндә җәяүлеләр катнашында 804 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларда 58 җәяүле һәлак булган һәм 786 кеше җәрәхәтләнгән.
Узган елның шул ук чоры (АППГ) белән чагыштырганда аварияләрнең төп күрсәткечләренең түбәнәюе күзәтелә: ЮТҺләр саны 98гә ( АППГ - 902), һәлак булучылар саны 9га (АППГ - 67) һәм яраланучылар саны 73кә (АППГ - 859) кимегән.
Җәяүлеләр катнашында аварияләрне профилактикалау максатларында республика территориясендә 2024 елның 28 ноябреннән 27 декабренә кадәр «Җәяүле» оператив-профилактика чарасы үткәрелә.
РФ ЮХКләре нигезендә, җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүләре, шул исәптән җир өсте һәм җир асты кичүләре буенча чыгарга тиеш, ә алар булмаганда - юл киселешләреннән (тротуарлар линиясе буенча яки юл кырыеннан). Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ җаваплылык каралган (РФ КоАП 12.29 ст. 1 ч.).
Хөрмәтле җәяүлеләр! Исегездә тотыгыз, машина йөртүче сезне фаралар яктысында яки кояш яктысында, шулай ук уңайсыз һава шартларында күрмәскә мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме җитәрлек булмаган шартларда, һичшиксез, яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдаланыгыз.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне алдан ук киметегез яки җәяүлеләрне үткәреп җибәрү өчен туктап торыгыз. Юл ситуациясен еш кына дөрес бәяләмәгән һәм юл хәленең үзгәрүенә тиз арада һәм дөрес итеп җавап бирә алмаган балаларга һәм өлкән яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата аеруча да уяу булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев