2026 елның маенда Татарстанда куллану товарлары һәм хезмәтләренең фиксацияләнгән җыелмасы бәясе айга 23 553,61 сум тәшкил итте, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.
Апрель ае белән чагыштырганда күрсәткеч - 0,3 процентка, 2025 елның декабреннән 3,6 процентка арткан. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанда куллану кәрзине бәясе чагыштырмача түбән: округ буенча уртача – 24 074 сум, Россия буенча – 26 672 сум. Күрше төбәкләрдә аның бәясе югарырак. Әйтик, Пермь краенда - 26 491 сум, Түбән Новгород өлкәсендә - 24 785 сум.
Нет комментариев