Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кешеләргә риясыз хезмәт итәләр
2000 елда РФ Президенты Указы белән бу көн бәйрәм көне буларак игълан ителде. Бу пенсионерларга, инвалидларга, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган кешеләргә, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Социаль хезмәткәрләр тормыш хәле авырлашкан кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданнары итеп тойсыннар өчен барын да эшләргә тырышалар.
-
Беренче номерлы палата
"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән хастаханә палаталарындагы уңайлыкларны яхшыртуга юнәлдерелгән "Безнең кадерле ветераннарыбыз" дип аталган проект тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында без Яңа Чишмә РҮХ-дәге беренче номерлы палатада булдык - бу палата Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен.
-
Җиңү көне алдыннан өй туе
Җиңү көне алдыннан Петропавел Бистәсендә өй туе узды - төзүчеләр кыска гына вакыт эчендә балачактан инвалид сугышта катнашкан Александр Абрамовның кызына аерым йорт торгыздылар. Кызның әтисе Александр Федорович Абрамов Сашага 9 яшь чагында - 1943 елның февраль аенда фронтта һәлак була.
-
Кардәшләр ярдәмгә мохтаҗ
Республика предприятиеләре һәм аерым гражданнар кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм күрсәтү башлангычы белән чыкты. Әлеге уңайдан Татарстанда тиешле счет ачылган һәм "Кырым халкына ярдәмгә" акча җыю оештырылган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, бизнес-берләшмә, предприятие һәм оешма коллективларына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Кырым Автономияле Республикасында яшәүчеләр, ватандашларыбызга кулдан...
-
Котлаулар кабул итте
Җиденче гыйнварда тыл хезмәтчәне, Картлар йортында көн күрүче Минука Якимкинага 90 яшь тулган. Бу көнне социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова һәм Картлар йорты директоры Михаил Демидов Минука Александровнаны юбилее белән котлап, бүләк тапшырганнар, калган гомеренә дә исәнлек теләп, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлавын җиткергәннәр.
-
Сугыш ветеранына 90 яшь тулды
Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераны Писцова Мария Семеновна янында булды. 9 декабрьдә Яңа Чишмәдә яшәүче Мария Семеновна Писцовага 90 яшь тулган. Бу көнне аның янында Яңа Чишмә авыл җирлеге җитәкчесе Алексей Иванов булды. Аның адресына җылы сүзләр һәм котлаулар җиткереп, бүләк тапшырылды.
-
Аны өмет яшәтә
Петропавел Бис-тәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз Александра Александровна Абрамова яши. Ул 1930 елны ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Инде тугызынчы дистәне ваклаган бу әби беркайчан дөнья яктысын: кояшны, агачларны, ак карны күрмәгән, димәк ул төсләрне дә аермый. Ул авырып 6 айлык чагында сукырайган.
-
Елена Маслакова: “Өйдәге уңайлыкларга сөенеп бетә алмыйм“
Петропавел Бистәсендә яшәүче сугышта һәлак булган ветеранның тол калган хатыны Елена Константиновна Маслакованың яңа өйдә яши башлавына 2014 елның 9 маенда 2 ел була. Яңа өйне аңа ветераннар программасы буенча төзегәннәр. Өйдәге уңайлыкларга сөенеп бетә алмый ул. Ольга ИВАНОВА
-
Ерак араларны якын итеп
Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр көзге каникул көннәрендә Алабугада булганнар. Әлеге сәфәрне аларга Яңа Чишмәдәге Изге Троица чиркәве башлыгы Петр атакай оештырган. Аннан кайткач балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
-
Балаларны коткарган өчен рәхмәт
6 ноябрьдә Яңа Чишмә авылы янында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан автобустагы балаларга зур ярдәм күрсәткән өчен Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәре хакимияте район башлыгы Вячеслав Козлов исеменә рәхмәт хаты җибәргән (бу ЮТҺ турында без 2 атна элек язып чыккан идек). Хөрмәтле Вячеслав Михайлович!
-
Мәчеттә Корбан ашы
7 ноябрьдә Яңа Чишмә мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан мәҗлес уздырылды, анда мәчеткә янкорма төзергә булышкан меценатлар да чакырылган иде. Азат МУСИН
-
Ярдәменнән ташламый
Уку йортлары ихтыяҗларын кемнеңдер аңлавы һәм ярдәм итәргә тырышу теләге булуы һәрчак сөендерә. Красный Октябрь урта мәктәбе өчен андый кеше - шул авылда туган Сергей Миронов.
-
Музыка көненә концерт
9 октябрьдә Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә Музыка көненә багышланган концерт булып үткән. Мондый концертлар укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен зур әһәмияткә ия. Бу аларга тере тавышка башкарылган музыка тыңлау, башкаручылар өчен шатлык кичерү, музыка турында гына түгел, ә биюләр турында да яңа кызыклы мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә. Моңа концертны...
-
Күңеле һаман яшь әле
Ел саен районның мәдәният хезмәткәрләре 1 октябрьдә Яңа Чишмәдәге Картлар йортына концерт белән киләләр. Күңелле очрашу сизелми дә үтеп китә, ә тамашачылар исә мондый чараның озаккарак дәвам итүен телиләр. Быел артистлар алар алдында ике сәгатькә якын чыгыш ясадылар, өлкәннәрне бик тә сөендерделәр.
-
Опекунлык һәм попечительлек – белгечләр яклавында
Опекага алынган балигъ булмаган балалар һәм эшкә яраксыз гражданнарның яшәү шартлары һәрвакыт опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре контролендә. 26 сентябрьдә алар Шахмай, Акъяр, Яңа Чишмә һәм Чертуш авылларында тәрбиягә бала алган, опекун һәм эшкә яраксыз гражданнар булган гаиләләрне тикшерү буенча чираттагы рейдларын үткәргәннәр.