Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ишле гаиләгә – трактор
"Зур гаилә" республика хәйрия акциясе кысаларында Акбүре авылыннан күп балалы Хәйдәровлар гаиләсе бүләккә мини-трактор алды.
-
Игелеккә чикләр юк
Тубылгы Тау авылында элеккеге колхоз фатирында өч бертуган, балачактан инвалид (гарип) Гөлфруз, Гөлҗиһан, Галия Дәүләтшиналар гомер кичерә. Яшәү шартлары бик начар, тормыш хәлләре авыр булганга бу әбиләрне Картлар йортына урнаштыру мәсьәләсе килеп баса. Тик аларның үз нигезләреннән аерыласылары килми, "соңгы сулышыбызны да шунда алсак иде", диләр. Аларның тормыш шартларын (өй...
-
Бала гаиләдә яшәргә тиеш
Безнең районда балаларны урнаштыруның опека формасы киң таралыш алды. Без Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Черняктан (рәсемдә) опека һәм попечительлек органнарының эше турында сөйләвен үтендек. - Жанна Викторовна, опека органнарының төп бурычлары нинди һәм сезнең өчен нинди мәсьәләләр өстенлекле булып санала? - Безнең...
-
Иң күркәм Кыш бабай
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларны Яңа ел белән котлады. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр төяп, изге теләкләр белән торак пунктларда төрле гаиләләрдә булдылар. Бу көнне 30 дан артык бала күчтәнәч салынган берәр пакетка тиенде. Әлбәттә, балалар яңа ел геройлары булып киенгән...
-
Полиция Кыш бабае
Яңа ел бәйрәмнәрендә Яңа Чишмә полиция хезмәткәрләре ПДН-да профилактик исәптә торучы балалар һәм полиция хезмәткәрләре балалары өчен чыршы бәйрәме оештырганнар. Балаларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәткәннәр, аннан соң Кыш бабай белән Кар кызы балаларның шигырьләрен һәм җырларын тыңлаганнар, матур костюмнары өчен балаларга байтак кына бүләкләр тапшырганнар. Бала-чага чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачып,...
-
Тагын бер өй туе
"Ветераннарга - торак" Федераль программасы эшли башлаганнан бирле безнең районнан Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган һәм үлгәннәрнең тол калган хатыннарына һәм ветераннарга (154 кеше) яңа фатир һәм өйләр бирелде. Узган пәнҗешәмбе көнне тагын бер яңа йорт хуҗалы булды. Красный Октябрьдә яшәүче 86 яшьлек Рабига Гыйльметдиновага (тол хатын-кыз) аерым йортны...
-
Саваплы гамәл
Инвалидлар ункөнлегендә Яңа Чишмә кино челтәре урта мәктәптә игелек һәм миһербанлылык дәресе үткәрде. Укучыларга "Текә Римма" дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде. Бу фильм безнең илдә яшәп калырга тырышучы инвалид балалар турында. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта "Бибинур" нәфис фильмын күрсәткәнче кино челтәре директоры Наталья Холина җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте:...
-
«Дуслар очрашуы»нда
Җомга көнне РМЙ-да узган "Дуслар очрашуы" бәйрәмендә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә иминлек, ярату, ихтирам хисе теләде. Бәйрәмгә чакырылган яңачишмәлеләр Вячеслав Михайловичны алкышлап каршыладылар, бу хөрмәт җирле власть тарафыннан үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту өчен булды. Районда "Кулай мохит" Программасы буенча эш алып барыла, ул...
-
Аларга ярату һәм кайгырту бүләк итегез
5 декабрьдә Архангел Бистәсендәге Мәдәният йортына концерт карарга һәм күмәкләшеп чәй эчәргә физик мөмкинлекләре чикле 47 кеше чакырылган иде. Очрашуга шулай ук авылдашлары, Архангел мәктәбе укучылары да килгән - зал шыгрым тулы иде. Ишек төбендә килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк, башкарма комитет, клуб һәм мәктәп хезмәткәрләре бик җылы каршы...
-
“Әнием минем”
23 ноябрьдә "Кайгырту" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Әнием минем" дип аталган чара үткәрделәр. Әлеге чарага алар райондагы күп балалы 5 әнине: С.Ю. Смирнова, Н.В. Лоос, А.К. Фәхретдинова, Ф.Г. Әбдрәфыйкова, Е.В. Степановаларны чакырган иделәр. Социаль яклау бүлеге начальнигы Ә.Х. Гайфетдинова, "Кайгырту" ХСХКҮ директоры О.А. Попкова һәм хөрмәтле кунак Илдар...
-
Кунак булдылар
16 ноябрьдә халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Зирекле авыл китапханәсе белән берлектә ил буенча инде 15 нче мәртәбә билгеләп үтелә торган Әниләр көне үткәрелде. Ел саен без әлеге бәйрәмгә төрле категориягә керүче әниләрне чакыра идек. Бу юлы исә төрле елларда төрле сәбәпләр аркасында үзләренең иң якын кешеләрен - улларын, кызларын,...
-
Килгән кешегә – аерым игътибар
Яңа Чишмәдәге Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта эшләүчеләр тарафыннан Интернат-йортка килүче гражданнарга социаль-психологик адаптация программасы эшләнде һәм кабул ителде. Бу программа хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешеләр һәм инвалидларның тормышын җиңеләйтүгә, хезмәт күрсәтүче персоналның эш алымнарын камилләштерүгә, учреждениенең матди базасын ныгытуга юнәлдерелгән. Программаның төп бурычы - безнең интернатның социаль мохитенә -...
-
Өлкәннәр ункөнлеге төгәлләнде
5 октябрьдә Яңа Чишмә РҮХ профсоюз комитеты ветераннар өчен чәй табыны оештырды һәм аларга азык-төлекләр тутырылган пакетлар тапшырды. Баш табиб Ришат Билалов һәм профком рәисе Любовь Маланчева алар адресына котлау һәм изге теләкләрен юлладылар. Чәй табыны бик җанлы үтте: ветераннар үзара аралашып, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Болар көчләрен кызганмый, үз...
-
“Игелек телефоны”
Республикада һәм районда "Игелек телефоны" дип аталган акция старт алды. Әлеге акциянең беренче этабы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә өйгә барып хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны кәрәзле телефоннар белән тәэмин итүдән гыйбарәт булачак. Бүгенгесе көндә шундыйларның 19сының тышкы дөнья белән элемтәдә булу мөмкинлеге юк. Шул исәптә аларның оператив...
-
Яңа җиһазлы булдык
Район башлыгы В.М. Козлов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ч.У. Мәхмүтов булышлыгы белән Р.Э. Купкенов җитәкләгән "Транснефтепродукт" ҖЧҖ Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка тернәкләндерү җиһазы сатып алырга 100 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде - хәйрия ярдәме күрсәтте. Шушы акчага интернатта яшәүче урын-җир өстендә калган авыру кешеләргә төрле җайланмалары һәм...