Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Беренче номерлы палата

"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән хастаханә палаталарындагы уңайлыкларны яхшыртуга юнәлдерелгән "Безнең кадерле ветераннарыбыз" дип аталган проект тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында без Яңа Чишмә РҮХ-дәге беренче номерлы палатада булдык - бу палата Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен.

Ике кешелек палата икенче катта урнашкан. Капиталь ремонт монда үткән елның сентябрендә ясалган һәм палата стеналары, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр әлегәчә яңа шикелле тора. Палатада өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң кирәкле нәрсәләр куелган, болар - санузел һәм түбән өскуймалы душ. Әлеге урыннарга барыр өчен пандуслар ясалган.Кулай мохит кресло-коляска сатып алынган. Мондый палатада ветераннар үзләрен өйдәгечә хис итә: телевизор, суыткыч, вак дулкынлы мич, киемнәр шкафы, палас, чәчәкләр, картина эленгән. Табиблар әйтүенчә, монда әле хастаханә палатасы өчен байтак эшләр эшлисе бар. Кондиционер, функциональ карават, җәелмәле кресло (авыруларны караучылар өчен), телефон, шулай ук персоналны чакыру өчен махсус шнурлы кнопка кирәк. Боларның һәммәсен булдыру өчен 150 мең сум акча таләп ителә.
Әмма ветераннар алар өчен уңайлыкларны яхшыртуга медикларның акча эзләүдәге проблемаларын сизмиләр бугай. Аларны бар да канәгатьләндерә, әле күбесе бу палатаны икенче фатирлары дип саный. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Феофанович Бочаров шушы палатада еш ята,биредә авыруларым дарулардан гына түгел, медперсонал һәм палатадаш күршеләрем белән күңелле аралашудан да җиңеләя, дип сөйли ул.
93 ел яшәү дәверендә күпне күргән - күпме больницаларда, лозаретларда, госпитальләрдә булып, сугыш чорында шәфкать туташы булып эшләгән Татьяна Григорьевна Бронникова да бу палатаны иң әйбәте дип саный: "Кояш нык төшә, күзләрне чагылдыра. Тәрәзәләргә шторалар элү кирәк", - ди ул. - Әйе, жалюзи булса, комачауламас иде,- дип аның белән килешәбез. Үткәнендә шәфкать туташы булып эшләгән Татьяна Григорьевна әле дә һөнәренә тугры кала: сәламәтлеген кайгыртып яши, көченнән килгәнчә гимнастика ясый, танышларына тазармаска киңәшләрен бирә, үзенең хезмәттәшләрен - медикларны ихтирам итә. Безгә ул авылдашларын - акбүрелеләрне нык сагынуын әйтте, сәламнәрен юллауны үтенде. Кызганычка каршы, ветераннар өчен палата буш тормый. Илебез сакчылары картаялар, авырыйлар, вафат булалар. Районда алар нибары 26 кеше калды. РҮХ җитәкчелеге хастаханә палатасында аларга шартлар тудыру - яхшырту өчен финанс чыганаклары эзләргә тырыша.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев