Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Кешеләргә риясыз хезмәт итәләр

2000 елда РФ Президенты Указы белән бу көн бәйрәм көне буларак игълан ителде. Бу пенсионерларга, инвалидларга, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган кешеләргә, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Социаль хезмәткәрләр тормыш хәле авырлашкан кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданнары итеп тойсыннар өчен барын да эшләргә тырышалар.

Бүгенгесе көндә районның социаль яклау системасында 4 дәүләт социаль яклау учреждениесе эшләп килә, болар - социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 32 нче номерлы бүлекчәсе, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм өлкәннәр, инвалидлар өчен интернат-йорт. Аларда 60 тан артык кеше эшли. Алар төрле социаль хезмәтләр - көнкүреш, хокукый, икътисадый, психологик, юридик ярдәм күрсәтәләр.
Беркемгә дә сер түгел, социаль яклау учреждениеләреннән халык иң күп мөрәҗәгать итүчесе нәкъ менә социаль яклау бүлеге һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе. Аларга аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү, республиканың тернәкләндерү үзәкләренә, бюджет хезмәткәрләренә санатор-курорт юлламалары бирү, төрле категория гражданнарга таныклыклар тутыру һәм бирү, интернат-йортка һәм психоневрология учреждениеләренә урнаштыру функцияләре йөкләнгән. Районда 7 меңнән артык кеше шушы учреждениеләр белгечләре игътибарында. Шушы учреждениеләрнең, кыскартылулардан соң яртысы гына калган коллективлары үз алларына куелган бурычларны кыска срокларда, тулысынча үтиләр. Бу бер белгечнең генә түгел, ә бөтен коллективның хезмәте.
Хезмәт күрсәтүнең стационар булмаган формасында халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү буенча эшчәнлекне "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге башкара, ул пенсионерларга гына түгел, авыр тормыш хәлендә калган эшкә яраклы яшьтә булган гражданнарга да ярдәм итә, уңышсыз гаиләләр һәм социаль ятимлекне булдырмау буенча профилактик эш алып бара. "Кайгырту" Үзәгенең ике бүлекчәсе тарафыннан 2014 елда 43387 хезмәт күрсәтелгән. Үзәктә әйберләр җыю һәм аларны тапшыру (бүлү) пункты ачылган, "Иҗат дөньясы" түгәрәге эшли, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелә. Иганәчеләр ярдәме белән "Язгы миһербанлылык атнасы", "Мәктәпкә проблемаларсыз" дип аталган хәйрия эшләнә.
Гөлүсә Иванованың игътибарлы җитәкчелегендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан күзәтүчесезлек, тәртип бозулар, наркомания профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча (балигъ булмаганнар арасында) чаралар оештырыла. Бүлектә уңышсыз гаиләләр дә исәптә тора, аларның саны, кызганычка каршы, даими арта тора. Бүлек белгечләре әлеге гаиләләрдә даими булып торалар, бүлеп бирелгән матди ярдәм акчаларын һәм социаль түләүләрне ничек файдалануларын тикшерәләр, медикаментлар һәм гигиена әйберләре бирәләр.
Яңа Чишмәдәге Картлар йорты якыннарының игътибарыннан объектив сәбәпләр аркасында мәхрүм калган гражданнарга стационар социаль ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән. Картлар йортында эшләүче хезмәткәрләр үзләрендә яшәүче кешеләр үзләрен ялгыз, язмыш кочагында ташланган кешеләр итеп тоймасыннар өчен барлык көчләрен куеп эш итәләр.
Социаль яклау учреждениеләрендә һәм бүлекчәләрендә үз һөнәрләренә тугры булган кешеләр эшли. Кешеләргә риясыз хезмәт итү бик җиңелләрдән түгел. Социаль хезмәткәр һөнәре - иң гуманлы һөнәрләрнең берсе, ул авыр тормыш хәлендә калган һәр кешегә ярдәм кулы суза белүне, җан җылысы, хәлне аңлау - уртаклаша белү кебек сыйфатларны таләп итә. Социаль ярдәм бүлеге консультанты Наталья Гурьева, матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәгенең 32 номерлы бүлеге мөдире Людмила Сорокина, Картлар йортында шәфкать туташлары Ольга Шилова, Елена Черняк, санитарка Елена Тугашова, "Кайгырту" ХСХКҮ-нең комплекслы үзәк бүлекчәләре мөдирләре Наилә Ибраһимова, Гөлүсә Иванова, Петропавел Бистәсеннән һәм Акбүредән социаль хезмәткәрләр Ольга Гарева белән Гүзәл Нурхамәтовалар җаваплы һәм ышанычлы белгечләр булып саналалар.
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне авыр, әмма кешеләр тормышы өчен иң кирәкле булган һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Көннәрегез якты, һәрчак уңышлар юлдаш булсын, ә сезнең изге эшләрегез өегезгә, гаиләгезгә бәхет китерсен, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим.
Әлфирә
ГАЙФЕТДИНОВА,
район башкарма комитетының социаль яклау бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X