Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Гер күтәрүчеләр – республика турнирында

-Яңа Чишмә районы спортчылары СССРның спорт мастеры Т.Г. Биккениев истәлегенә үткәрелгән гер спорты буенча XVIII ачык Республика турнирында катнаштылар, - дип хәбәр итте редакциягә команда тренеры Ринат Гатин. -Һәрвакыттагыча, турнир байтак кына катнашучылар, кунаклар һәм тамашачылар җыйды. Аны ачу тантанасына ТР гер спорты Федерациясе президенты С.З. Фәтхетдинов һәм башка рәсми...

-Яңа Чишмә районы спортчылары СССРның спорт мастеры Т.Г. Биккениев истәлегенә үткәрелгән гер спорты буенча XVIII ачык Республика турнирында катнаштылар, - дип хәбәр итте редакциягә команда тренеры Ринат Гатин.
-Һәрвакыттагыча, турнир байтак кына катнашучылар, кунаклар һәм тамашачылар җыйды. Аны ачу тантанасына ТР гер спорты Федерациясе президенты С.З. Фәтхетдинов һәм башка рәсми кешеләр килгән иде. Турнирның иганәчесе Т.Г. Биккениевның улы булды. Башта спорт комплексы каршында танылган спортчыга куелган бюстка чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык белән аны искә алдык.
Ярышларга гер спорты нык үскән Чувашиядән көчле команда килгән иде. Анда Рәсәй турнирлары гына түгел, дөньякүләм кубоклар да үткәрелә, Чуваш республикасы Бөтенрәсәй гер спорты федерациясенә керә. Безнең Татарстан да аңа керү өчен документлар хәзерли. Бу исә гер спортын халыкара дәрәҗәдә үстерү һәм күтәрүгә этәргеч ясаячак.
Статус, ярышлар дәрәҗәсе нормативларны үтәгәндә звание бирергә мөмкинлек бирәчәк.
Район командасы составында 8 кеше катнашты һәм бар да әйбәт чыгыш ясадылар. 48 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә Рифат Әбдрәфыйков - 3, Алия Хәлилова 18 яшькәчә кызлар арасында абсолют авырлык категориясендә - 2 (икесе дә Тубылгы Таудан), Зирекле кызы Алсу Вәлиева абсолют авырлык категориясендә - 3, аның әтисе һәм тренер Ирек Вәлиев спорт ветераннары арасында абсолют авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады. Призлы урыннар яулаучыларга медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X