Якташларга рәхмәт
Чистай шәһәреннән Паньшиннар гаиләсе Петропавел Бистәсендәге "Солнышко" балалар бакчасының даими химаячесенә әверелгән. Ираида белән Иван Паньшиннар Петропавел Бистәсендә туып үскәннәр, хәзер Чистай шәһәрендә яшиләр. Берничә ел элек гаилә зур хәсрәт кичергән - кызлары вафат булган, кызлары истәлеге итеп инде алар ел саен бакчага киләләр, ярдәм күрсәтәләр. Шушы көннәрдә генә ике...
Чистай шәһәреннән Паньшиннар гаиләсе Петропавел Бистәсендәге "Солнышко" балалар бакчасының даими химаячесенә әверелгән.
Ираида белән Иван Паньшиннар Петропавел Бистәсендә туып үскәннәр, хәзер Чистай шәһәрендә яшиләр. Берничә ел элек гаилә зур хәсрәт кичергән - кызлары вафат булган, кызлары истәлеге итеп инде алар ел саен бакчага киләләр, ярдәм күрсәтәләр. Шушы көннәрдә генә ике тапкыр бакчада булганнар - беренчесендә балаларга күп итеп тәм-томнар, икенчесендә уенчыклар алып килгәннәр. Алар балаларга күңел җылысы бүләк итү теләге зур булган, ярдәм итү тормыш таләбенә - ихтыяҗга әйләнгән затлар арасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев