Сентябрь ахырына халык үтенече буенча планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган.
2020 елда Яңа Чишмәдә һәр балигъ булган кешедән 250шәр сум акча җыйганнар. Барлыгы 443 300 сум акча җыелган, республикадан 1 млн.773,200 сум кергән, гомуми сумма 2 216 500 сум тәшкил иткән. Акчаны 1528 кеше тапшырган.
Сентябрь ахырына халык үтенече буенча планлаштырылганбарлык эшләр дә башкарылган. Алар арасында Яр буе урамында 105,7 метр озынлыкта асфальтлы тротуар булдыру. Хәзер биредә җәяүлеләрнең законлы үзтерриториясе барлыкка килде һәм балаларга мәктәпкә кадәр барып җитү куркынычсызрак.
Бу эшкә килешү буенча 659 мең 250 сум акча сарыф ителгән. Эшне «Ремстрой» ҖЧҖ подрядчысы башкарган.
(Фото 1) Яр буе урамындагы тротуар
Үзара салым акчаларына Совет, Ленин, Чернышевский, Төзүчеләр, Урама (Объездная), Октябрь, Күл аръягы, Кирпеч, Техниклар урамнарына (барлыгы 9 урам) яңаэнергия саклаучы лампалы яктырткычлар сатып алынган һәм урнаштырылган. Хәзер бу урамнарда тәүлекнеңкараңгы вакытында якты булачак һәм лампалар күпкә озаграк хезмәт итәчәк. Урамнарны яктыртуга 660 мең сум акча тотылган. Аукционда «Таурус – НК» ҖЧҖ подрядчысы эшне 352,39 мең сумга башкарырга алынган. Экономияләнгән 311,777 мең сумга иске яктырткычларны алыштыру эшләре буенча өстәмә килешү төзелгән.
Үзара салым акчаларын кертү һәм тоту буенча барлык операцияләр ( максатлы рәвештә куллану) финанс-бюджет палатасында (территориаль казначылык белән берлектә)катгый хисапта һәм прокуратура контролендә тора. Халыкбиргән акчаның бер генә сумы да югалмый. Референдумда (яки халык җыенында) авыл кешеләре җыелган акчаларны нәрсәгә сарыф итәргә карар иткән булсалар, алар шуңатотылачак.
Җирлекләрдә зиратларны карап тотуга байтак эшләрэшләнә. Бу мөһим генә түгел, ә изге эш дип әйтергә була. Алар территориясендә һәрвакыт тәртип саклана: коры-сары җыештырыла, иске агачлар киселә, чүп үләннәре чабыла, чүп-чар чыгарыла. Быел мөселман зиратында бәдрәф, шулай ук мөселман һәм православие зиратларында су савытлары урнаштырылган. Хәзер кешеләр, туганнарының каберләрен караганда, чәчәкләргә су сибү өчен су ала, ә эштән соң кулларын юа алачаклар. Савыттан шланг чыгарылган һәм умывальник куелган. Православие зиратында арматурадан ясалган иске койма металлосайдингкоймага алыштырылган. Демонтаж, материаллар һәм эш бәясе 300 мең сумга төшкән. Зиратларны төзекләндерүгәакчаны без сезнең белән җыйдык, ә республика өстәде.
Фото 2 Православие зиратында яңа койма
«Татарстан» паркыннан (Җиңү көнендә халыкның күңел ачу урыны) хәзер яңгырлы көннәрдә, аяк киемен пычратудан курыкмыйча, брусчаткалы юлдан үтәргә мөмкин. Парк аша күпләр йөри: бу сукмак кемнеңдер эшкә, әниләрнең - «Теремок» балалар бакчасына, ә укучыларның – мәктәпкәбару юлларын кыскарта.
Фото 3 Яңа Чишмәдә “Татарстан” паркында яңа җәяүлеләр юлы
- Бу юл минем балачак сукмагы, дип әйтергә була, - диде 7 сыйныф укучысы Нияз Мохтаров. - Гомер буе бу юлдан дусларым белән велосипедта элдердем. Элек җирдә ватыкпыялалар күп очрый иде. Тик көпчәкләрнең тишелгәне булмады, ә аягымның киселгәне булды. Хәзер монда велосипедта да, скейтбордта да йөреп була. Җәен күпйөрдем, хәзер азрак, чөнки уку бар. Күрше йортта, 5нче катта яшим, гимназиядә укыйм.
- Әлеге юл барлыкка килү белән, парк тагы да матурайды, - ди якын-тирә йортта яшәүче Гөлүсә Иванова. - Өстәвенә, парк - тирә-юньдәге балаларның, ә кичләрен яшьләрнеңяраткан урыны. Монда оригиналь эскәмияләр, зур беседка бар. Минемчә, тагын берничә спорт тренажеры, балалар өчен тау - таганнар куелса - чын ял паркы булачак. Һәм ылыслы агачлар, миләш утыртып, америка өрәңгеләреналыштырырга кирәктер, дип уйлыйм.
Әлеге юлны подрядчы Ш. Сабиров ясаган, эшләрнең бәясе 291 мең сум.
31 октябрьгә су белән тәэмин итү объектларын агымдагы ремонтлауны тәмамлау билгеләнгән. Бу эшләргә 602 мең сумга якын үзара салым акчалары бүлеп бирелгән. Әлеге акчага “Яңа Чишмә ТКХ” ҖЧҖ белән контракт төзелгән. 400 мең сумлык башкарылган эшләр актлары имзаланган. Эшләр дәвам итә.
Әлбәттә, планнарны тормышка ашыруга җирлекнеңбашкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчева тарафыннан зур оештыру эшләре дә шактый ярдәм иткән. "Бу тырыш хатын-кыз Яңа Чишмәнеүзара салым акчаларын үзләштерү буенча алдынгылар рәтендә булуына ирештерә алды", - дип билгеләп үтте финанс-хуҗалык эшләре буенча узган соңгы киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова.
Мөгаен, халык моның ничек төзелгәнен күргәндер, әмманинди акчага икәненә, бәлки, хәбәрдар түгелдер. Хәбәр итәбез: «Сезнең акчаларга, хөрмәтле яңачишмәлеләр!» Нәкъ менә сез тапшырган 250 сум ярдәмендә авылда сез сораган һәм күрергә теләгән нәрсәләр барлыкка килә. Бу хакта барлык скептикларга, фикерләрен үзгәртү нияте белән хәбәр итәбез: җыелган акчалар эшли, алар файдалы эшкә сарыф ителә. Шуңа күрә, әгәр без үзебез турында үзебезкайгыртсак, республика безгә дүрт мәртәбә ярдәм итәчәк.
Нет комментариев