3 сентябрьдә Акъяр авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Әхмәтшин Галимулла Миңнулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Җәмгыять

3 сентябрьдә Акъяр авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Әхмәтшин Галимулла Миңнулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Әти-әнисе Костромадан Акъярга күченеп кайтканда аңа 11 яшь була. Галимулла Миңнулла улы шул вакыттан бирле ата-бабасы җирендә яши.

Иң өлкән һәм бердәнбер ул буларак, әти - әнисенә булышкан, ике сеңелесен карашкан. Кече яшьтән, сугыш вакытында колхозда, сугыштан соң заправщик һәм су ташучы булып эшли. Ат җигеп, арбага тракторлар һәм комбайннар өчен ягулык салынган савытларны (баклар) кырга илткән, ә кире кайтканда механизаторлар һәм кыр станы кирәк-яраклары өчен флягалар белән су алып кайткан. Тыйнак хезмәтчән күп еллар дәвамында менә шулай тырыш хезмәт куйган.
- Мин аны кечкенәдән үк беләм, - ди авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин. - Мөгаен, бөтен Акъярга иң тыныч ир-ат булгандыр. Беркайчан сүз көрәштермәс, бәхәсләшмәс.
Галимулла Миңнулла улы пенсиягә чыкканчыга кадәр хезмәт куйган булыр иде әле, тик күзләре начарлана башлый һәм 55 яшендә бөтенләй күрмәскә әйләнә.
Шул вакыттан бирле ул беренче төркем инвалид, дүрт ел элек инсульт кичерә, әмма хатыны - аны күп еллардан бирле караучы Наҗия әби ярдәме белән әкренләп йөри, сөйләшә башлый. Киләсе елның 22 августында аларның бергә гомер итүләренә 60 ел тула. Хәер, ул начар ишетсә дә, үзенең икенче яртысын шул кадәр вакыт эчендә ярты сүздән аңларга күнеккән.
- Көн белән төнне аермый, аңа әни генә тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтә, - ди кызы Миләүшә.
Кызы Төньякта эшли, хәзер әти-әнисе янында кунакта. Улы Галимҗан - Акъярда, олысы Мәгъдания Әлмәттә яши. Алар әти-әниләренә 6 онык бүләк иткәннәр, дүрт оныкчыклары бар инде.
Өчесен дә хезмәттә тәрбияләгәннәр. – Көянтә белән суны көн саен ташыдык, күп итеп: мал-туарга да, мунчага да, өйгә дә су күп кирәк бит. Иренеп торырга вакыт булмады, - дип искә ала Миләүшә.
Әти-әниләре кайчандыр үзләре төзегән матур, нык йортта яшиләр. Аны гаилә башлыгы Галимулла ага үзе бураган. Күптән түгел балалары өйгә зур ремонт ясарга булышканнар.
Наҗия әби 88 яшендә булса да, бик актив әле. - Үзе ашарга әзерли, керләр юа, рассадалар үстерә. Ир-ат эшенә дә оста ул: кадагын да кага, бакча да казый - барысын да эшли, - ди Миләүшә. – Иң мөһиме, әтине бала карагандай тәрбияли.
- Аны карар өчен Ходай әлегә көч бирә, -  ди ул.- Узган ел әле бакчада эшләдем, быел авыррак. Ярый, балалар монда, ишек бикләнми. Улыбыз булыша, бер генә көн дә игътибарсыз калдырмый, килен дә хәлне белеп, ярдәм итеп тора, көн саен шалтыраталар. Миләүшә ерак булса да, һәр җәй биредә. Без Галимулла белән икәү генә түгел.
Яхшы итеп карау, туганнары белән аралашу бабайда яшәү теләген арттыра.
- Күптән түгел бик нык авырып китте, исән калмас дип уйлаган идек, әмма бөтенесе имин үтте, - ди Миләүшә.
Якыннары янәшәсендә озак яшәү теләге бабайга авыруны җиңәргә булышкандыр, мөгаен. Һәм, әлбәттә, аларның даими игътибары һәм кайгыртуы да бушка китмәгән.


Нет комментариев