Бу чорда 5297 кеше савыккан.
Татарстанда 28 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 26сы – контактлы.
3 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр-1, 18-30-2, 30дан 50гә кадәр- 12, 50-60-3, 60-70-7,70тән 80гә кадәр-3, 80-90-0, 90 яшьтән өлкәнрәк-0.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 18, Яр Чаллыда – 1, Апас районында – 1, Арча – 2, Бөгелмә – 1, Буа -1, Югары Ослан – 1, Нурлат – 1, Саба – 1, Спас районы-1.
Моннан тыш, бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.
1929 елда туган хатын-кыз Саба РҮХнә хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән китерелә. Җитди хроник авырулары булган. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
1960 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 16нчы номерлы ШКХ базасында яңа коронавирус инфекциясе белән барлыкка килгән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хәле катлаулана. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Нет комментариев