8 сентябрьгә Татарстанда 6718 COVID-19 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

8 сентябрьгә Татарстанда 6718 COVID-19 очрагы теркәлгән

Татарстанда 24 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 22се – контактлы.

6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18е өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр-0, 18-30-3, 30-50-8, 50дән 60ка кадәр - 7, 60-70-4, 70тән 80гә кадәр-2, 80-90-0, 90 яшьтән өлкәнрәк-0.

Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 9, Яр Чаллы – 2, Әлмәт – 1, Бөгелмә – 1, Югары Ослан – 1, Биектау – 2,  Яшел Үзән – 1, Кайбыч – 1, Лаеш районы-1, Түбән Кама – 1, Яңа Чишмә – 1, Нурлат районнарында – 3.

Бу вакыт эчендә 5547 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 15 е-узган тәүлектә.


Нет комментариев