25 июньнән 28енә кадәр Яңа Чишмә районының 7506 сайлаучысы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләләре буенча тавыш бирде.
Яңа Чишмә районы буенча сайлаучыларның гомуми саны-11 мең кеше. Алдан тавыш бирүнең 4 көнендә 7506 сайлаучы тавыш бирде, бу 68,24% тәшкил итә.
Аларның 5376сы – сайлау участокларында, 2061 е-өйдә һәм 69ы- ерак урнашкан торак пунктларда (Сөлчәбаш һәм Бакташ) тавыш бирде. Аларга участок сайлау комиссияләре әгъзалары килде.
Тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирү иртәгә – 30 июньдә төгәлләнә, ә 1 июльдә – гомумроссия тавыш бирүнең төп көне.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев