30 октябрьдә Яңа Чишмәдә яшәүче Ведякин Виктор Степановичка 90 яшь тула.
Әлеге язма минем әтием - Виктор Степанович Ведякин турында булачак.
Әтием Яңа Чишмәдә туып үскән һәм укыган. Авылдагы барлык 12 яшьлек малайлар кебек үк, сугыш вакытында авыл хуҗалыгында эшләгән. Ә 14 яшендә бабам Степан аны үзе белән Казанга алган, анда, хәрби заводта, эшче куллар кирәк була. Ворошиловградтан эвакуацияләнгән заводта аны токарь эшенә өйрәткәннәр һәм ул патроннар чыгаручы әзер продукция цехында эшләгән. Җиңүдән соң, 1945 елның маенда, ул , цех начальнигының үгет-нәсихәтләренә карамастан, өенә әйләнеп кайткан. Колхозда, эштән аерылмыйча, өч айлык умартачылар курслары узган, шул ук вакытта җирдә эшләвен дә дәвам иткән.

1949 елның апрелендә аны Донбасс шахталарында эшләү өчен ФЗОга алалар. «Чистяковская» (Торезская) дип аталган 17 нче номерлы шахта аның тормышында зур роль уйный. Анда ул комсомоллар сафына керә, шунда ук аны компартиягә тәкъдим итәләр. Ул бик күп яңа дуслар таба һәм гомерлек мәхәббәте - әнием Людмила Кузьминична белән таныша. Ул да шахтада эшли торган була.

Навалоотбойщик булып эшләп, әти кичке мәктәпнең 5 һәм 6 сыйныфларын тәмамлый. «Горняк» комбайннарында эшләгән алдынгы бригаданың бригадиры итеп билгеләнә. Перспективалы яшь шахтерны укырга җибәрәләр, анда ул тау остасы белгечлеге ала. Шуннан соң аңа «Комсомольская» исемле яңа шахтада мастер вазыйфасын тәкъдим итәләр. 1969 елда чираттагы медкомиссия барышында әтиемә «силикоз» (үпкәләргә тузан утыру) диагнозын куялар һәм аны «югарыга» җибәрәләр. Партком һәм профком аңа "контора" эшен тәкъдим итә, тик алар сәламәтлекне саф һавада, ягъни әтинең туган авылында ныгытырга кирәк, дигән карарга киләләр. Әни аның белән үзе өчен чит булган җирләргә барудан курыкмый, әтигә ышанычы зур булган аның.

Торез шәһәрендә барлык уңайлыклары булган (шул исәптән телетапшырулар карау мөмкинлеге дә бар иде, телевизорны исә сатырга туры килгән) өч бүлмәле фатирларын калдырып, өч бала белән (Владимир, Светлана һәм мин) Яңа Чишмәгә күчеп кайталар.
Әтием шахтер булып эшләгән елларны (10 ел) - онытылмас һәм кызыклы вакыйгаларга бай чор дип искә ала.
Бүген зур китапханә хуҗасы булган әти (1000нән артык китап), күпчелек классикларның китапларын укый. Китап уку белән мавыгу, аның шахтерлар тулай торагында яшәгән вакытлардан ук килә. Ул чакларда анда яшәүчеләр өчен «кызыл почмак» булдырылган булган.
«Кичләрен, буш вакытларда, без анда җыела идек, кемдер гармунда, кемдер гитарада уйный иде, кемдер җырлый, ә кемдер бии. Ә мин, биергә дә, җырларга да осталыгым булмаганга, гел брошюралар, журналлар укый идем. Аннан китапханәгә язылдым. Нигездә, безгә – комсомолларга сугыш, яшь геройлар турында китаплар тәкъдим иттеләр. Соңрак тарихи әсәрләр белән кызыксына башладым», - дип сөйли ул.
Тик гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: өебездә, шкаф башында кечкенә гармун торганын без әле дә хәтерлибез, кайвакыт гитараны кулына алып җырлап утырганы да истә.
Без, аның балалары, әтигә бик күп нәрсәне белүе өчен гомер буе рәхмәтлебез: ул үз көче белән ике агач йорт салган, мичләрне дә үзе чыгарган. Тузган киез итекләребезне ямаганы, үз куллары белән чаңгы ясаганы, уку вакытында барлык фәннәр буенча бик нык ярдәм иткәне, колхозның стена газетасы мөхәррире буларак, карикатураларны оста ясаганы, Яңа Чишмәдә телевизор сатып алган беренче гаиләләр арасына безнең керүебез, улларына велосипед һәм мотоциклларын ремонтлаганы, барыбызны да тәмле бал белән сыйлавы, әни белән ел саен безнең өчен яңа ел бәйрәме оештырганнары - барысы да безнең күңелләрдә балачакның матур хатирәләре булып тора. Бүгенге көнгә хәтле ул үз бакчасын кулыннан килгәнчә карый, хәтта анда тәмле томатлар да үстерә.


Бүгенге көндә без, аның фотосүрәтләр белән мавыгуы аркасында, сакланып калган иске фотоларда туганнарыбызның йөзләрен, әти-әниебезнең яшь вакытларын, үзебезнең бала чагыбызны күрә алабыз. Безнең гаилә тарихы күп санлы альбомнарда саклана. Бүген Виктор Степанович - 9 оныкның , 13 оныкчыкның бабасы.

Туган ягына кайткач, әти «һөнәри авыру буенча » ярты ел гына пенсиядә була, тик ул эшсез тора алмый. Ул үзенең абыйсы Николай Козырев янына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә килә.

Кичке мәктәптә җидееллык белем ала һәм 1962 елда Тәтеш техникумына укырга керә. Читтән торып укыганда бригадада учетчик булып эшли, 1965 елда тагын бер улы Вячеслав туа.
Озак еллар әти колхоз бригадасында бригадир булып эшләде, эшчеләр генә түгел, ә ул чордагы, колхозга ярдәм итүче мәктәп укучылары да аны һәрвакыт яхшы, изге күңелле кеше диләр. Әмма бусы инде 40 елга сузылган гомер юлының бөтенләй башка хатирәләре.
И другие
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев