Авыру караваты янында 39 ел: кызгануны онытмаган шәфкать туташы тарихы
Куллары меңләгән пациентны хәтерләгән, йөрәге һаман да терелү могҗизаларына ышанган шәфкать туташы - Тамара Бурова.
Алар диагноз куймыйлар һәм катлаулы операцияләр ясамыйлар, ләкин алардан башка бер генә бүлек тә эшләми. Шәфкать туташлары – табибларның төп ярдәмчеләре, пациентларның төп яклаучылары һәм үз өсләренә чит кеше сызлануларының төп өлешен алучылар. 12 майда бу гаҗәеп хатын-кызлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бүген без аларның берсе турында сөйләрбез.
Язмышка әйләнгән очраклы сайлау
Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә эшләүче Тамара Федоровна Бурованың хезмәт стажы 39 ел. Һәм барысы да дус кызыннан һәм өйдән ерак китмәү теләгеннән башлана.
8 нче сыйныфтан соң алар сыйныфташы белән бергә укырга керергә булалар. Кая? Иң якын шәһәр — Чистай. Медицина училищесын сайлыйлар, чөнки икесенең дә гаиләдә медицина хезмәткәрләре булмый, димәк, алар беренче булачак.
«Укуның беренче елында ук мин үземнең һөнәремне дөрес сайлавымны аңладым. Мин бу һөнәргә гашыйк булган идем инде, ә практика узгач — шәфкать туташы булачагыма тулысынча инанып беттем», - дип искә ала Тамара Федоровна.
Сүз уңаеннан, әлеге дусты Зинаида да профессиядә калган. Алар әлегә кадәр – инде кырык елга якын сәламәтлек саклауга хезмәт итә.
Беренче пациент, беренче дулкынлану
1987 елның апрелендә Тамара Федоровна Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә килә. Аны стационарга – процедура кабинетына билгелиләр. Ул әле дә үзенең беренче пациентын хәтерли: Петропавел Бистәсеннән олы яшьтәге ир кеше.
«Мин бик дулкынландым, бу бит минем беренче пациентым иде, аңа мин өлкәннәр контроленнән башка үзем венага инъекция ясадым. Ләкин барысы да яхшы килеп чыкты. Белмим, авыру минем дулкынлануымны сизде микән, ләкин сиздермәде. Һәм моның өчен аңа зур рәхмәт».
Шуннан бирле 40 елга якын вакыт узган. Тамара Федоровна әлеге юлны сайлавына бер тапкыр да үкенми.
Бер шәфкать туташының өч чоры
Аның җилкәләре артында – гаять зур һөнәри юл:
- 25 ел стационарда шәфкать туташы булып эшли,
- 12 ел поликлиникада гомуми практика участок табибы белән бергә,
- 8 ел онкология кабинетында шәфкать туташы.
Аның куллары һәм йөрәге аша йөзләрчә, хәтта меңнәрчә пациент үткән. Төрле характерлар, язмышлар һәм авырулары белән. Ләкин Тамара Федоровна беркайчан да кешеләрне «яхшы» һәм «начар»га бүлми.
«Алар барысы да безгә бәхетсез булып киләләр. Теләсә нинди авыру – ул сызлану, курку, борчылу. Авыру кеше үзсүзле, нервлы була ала. Ә мин гомер буе шушы районда яшим, анда яшәүчеләрнең барысын да диярлек беләм, шуңа күрә әңгәмәбезне ул аңларлык итеп корам: ул миңа битараф түгел, мин аңа ярдәм итәргә тырышам».
Кызганмыйча булдыра алмыйм
«Мин кешеләрне кызганмыйча эшли алмыйм, — ди Тамара Федоровна. -Ләкин бу мин алар белән бергә төшенкелеккә биреләм дигән сүз түгел. Киресенчә, аларны терелүгә ышанырга мәҗбүр итәм. Һәм беләсезме? Безгә ышанган кеше, үз-үзенә ышанган кеше тизрәк терелә».
Пациентларның туганнары белән күпкә катлаулырак, ди ул. Алар борчылудан башларын югалта, йөгереп йөри, табибларның катгый таләпләрен үтәми.
«Әгәр минем табиб буларак бурычым — кешегә ярдәм итү икән, аны үтәү өчен барлык чаралар да яхшы. Кайчак кемнедер орышырга, кисәтү ясарга туры килә. Ә пациент терелүгә барганда, без бергә көләбез дә, кайчак елыйбыз да. Без барыбыз да кешеләр, бер-беребезне аңлыйбыз».
Пациентлар Тамара Федоровна белән аралашу җиңел, гади, диләр. Хезмәткәрләр аны конфликтсыз, әмма принципиаль дип атый.
«Көн саен бәхетсез кешеләр белән очрашкан хезмәттәшләремне мин яхшы аңлыйм. Төрле хәлләр була, шуңа күрә дәшмичә гафу итү – үпкә һәм тупаслыкка караганда, тискәре хис-кичерешләрдән иң яхшы чара». Ләкин ешрак, әлбәттә, коллективта үзара аңлашу һәм ярдәмләшү хөкем сөрә.
Бергәләп чәй эчкән кыска гына минутларда без профессиядән шәхси темаларга күчәбез. Күңелдә авыр булса - эш турында да сөйләшәбез. Сөйләп бетерәсең, киңәш тыңлыйсың, үзең киңәш итәсең — һәм инде яңа фикерләр белән алга таба эшкә керешәсең».
Өй, чәчәкләр һәм тынлык
Тамара Федоровна өенә нык арып кайта. Кайвакыт – эмоциональ киеренкелектән «сыгылган лимон кебек» була. Ләкин өйдәгеләргә моны күрсәтмәскә тырыша. «Алар ачуланалар, ял ит, диләр», - дип елмая ул.
Бөтенләй алҗыган икән – чәчәкләре янына бара. Алар аның бөтен җирдә: бакчада, тәрәзә төбендә. «Чәчәкләр белән бераз дәшми торырга да, пышылдашырга да, аларның котырып чәчәк атуына шатланырга да мөмкин. Уйлар һәм күзләр ял итә. Ә аннары, тынычланып һәм ял итеп, ирем һәм кызларым белән аралашырга була».
Ләкин Тамара Федоровна эш вакытыннан тыш та ярдәм итүдән баш тартмый. Пациентлар яки аларның туганнары кич яки ял көннәрендә шалтыраткан очраклар да була. «Әлбәттә, мин сөйләшүдән, ярдәмнән баш тартмыйм — киңәш белән дә, эш белән дә булышырга тырышам», - ди ул.
39 еллык стажлы белгечнең киңәш бирү хокукы бар. Тамара Федоровна аларны яңа гына эшли башлаган шәфкать туташларына да бирә: «Әгәр сез бу һөнәрне сайлагансыз икән – бөтен кеше белән дә, бөтен җирдә дә мәрхәмәтле, шәфкатьле булыгыз. Чөнки безнең эштә бу сыйфатлардан башка эшләү мөмкин түгел».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев