Узган тәүлекләрдә республикада 7 кеше сәламәтләнгән, 4 кеше хастаханәгә салынган, ә 26 кеше өйдә дәвалана.
Авыраучылар 18 яшьтән 80 яшькәчә кешеләр, шуларның 29ы контакт аша зарарланган, 1 очрак читтән кертелгән.
Казанда - 15 очрак, Яр Чаллыда, Апас, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында – 2шәр, 7 районда, шул исәптән Яңа Чишмә районында - берәр коронавирус белән авыраучы теркәлгән.
10 августка Татарстанда COVID-19ның 5902 очрагы теркәлгән. Барлык чорда 4750 кеше савыккан.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев