Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетенә сөенеп яши

Барлык әниләргә дә багышланган бик күркәм бәйрәм инде 18 ел ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул вакыттан бирле һәр россияле әлеге вакыйганы билгеләп үтәргә һәм үз әниләрен бәйрәм белән котларга тырыша. Әниләр бәйрәме иң матур бәйрәм генә түгел, ә безнең җәмгыятебез өчен иң әһәмиятлесе дә булып тора.

Һәр гаиләдә бу көн үзенчә билгеләп үтелә. Ә Яңа Чишмәдә Быковлар гаиләсендә аны ничек билгеләп үтәләр соң: Алексей һәм Ольганың өч баласы - Никита тугызынчы сыйныфта, Маша белән Даша - өченче сыйныф укучылары. Әниләре Оля бик иртә тора: ял көне булуга да карамастан, балаларын йокыдан уятканчы аңа нинди дә булса тәмле ризык пешереп өлгерергә кирәк. Әлеге көнне Ольга иртән иртүк әнисенә шалтыратып, котлавын җиткерә, аны бик тә яратуын әйтә.
- Мин, һәрвакыттагыча, беренче Маша уяныр һәм, аш бүлмәсенә мине кочакларга һәм хәерле иртә теләргә бергәләп керер өчен, сабыр гына кыз туганының уянуын көтәр, дип уйлыйм. Мөгаен, миңа кабат үзләренең дулкынландыргыч рәсемнәрен бүләк итәрләрдер. Никита да кечкенә вакытта үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирә иде. Хәзер ул әкрен генә яныма килә дә, кочаклап: "Мин сине яратам", - ди. Минем өчен шуннан да зур бүләк юк. Гаиләбез белән әниләребез - Любовь Атландерова белән Зоя Быкованы котларга барабыз. Бу яктан минем балалар бик бәхетле - әбиләренең икесе дә Яңа Чишмәдә яши. Без Алексей белән ул көнне әниләр янында озаграк булырга тырышабыз, аларга барысы өчен дә бик рәхмәтлебез.
- Әбиләре оныкларын карарга булыштылармы?
- Әлбәттә, бигрәк тә игезәкләр - Даша белән Маша тугач, алар ярдәменнән башка безгә Алексей белән авырга туры килер иде. Минем әнием, мәсәлән, декрет ялыннан соң эшкә чыгу мөмкинлеге тудырыр өчен хәтта Яр Чаллыдан кайтты.
Күп игътибар һәм вакыт таләп итүче җаваплы вазыйфа биләүче Ольга Быкова балаларын тәрбияләргә вакыты булмавын яхшы аңлый. Чөнки төп эштән тыш өй эшләре дә җитәрлек бит әле. Күбрәк үз гаиләсе белән булыр өчен Ольга һөнәри эшчәнлеген үзгәртә: район башкарма комитетта икътисад бүлеге начальнигы БЯСМдә директор урынбасары була. Сүз дә юк, бу эш тә җиңелләрдән түгел, аның каравы кайгыртучан ана өч баласын да спортка тарткан, бер яктан бу алар өчен файдалы булса, икенче яктан караганда үзе тыныч, балалары - күз алдында. Ольга Быкова үз балалары өчен генә янып көйми: ул КДН да актив әгъза, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр - кызларның җәмәгать тәрбиячесе, нәтиҗәдә алар уңай тенденция белән КДНнан исәптән төшерелгәннәр.
- Оля, үз балаларыгызны тәрбияләүдә сез Алексей белән нинди позиция сайладыгыз?
- Без берни дә сайламадык: без ата-ана, алар -безнең балаларыбыз, шулай да бездә "кем зуррак - шул хаклы" дигән нәрсә һәрчак туры килми. Кайвакыт аларга юл бирергә, проблемаларны юл куешып килешү юлларын эзләргә туры килә. Мәсәлән, "Иң элек стоматологка барабыз, ә аннан, ни теләсәң, шуны сатып алырбыз". Һәм бу юл барып та чыга: стоматологта кабинетта бер яшь бөртеге дә чыгармыйлар, әлбәттә, биргән вәгъдәбезне дә үтибез. Әлеге юл дөресме ул юкмы, кайвакыт ул турыда уйламыйсың да. Әмма балаларның безне хөрмәт итүен без ирем белән тоябыз, бернигә дә карамастан, без аларны бик яратабыз.
- Сезнең балалар белән гомуми мәнфәгатьләрегез (яисә хобби) бармы?
- Без эштән бушаган вакытны бергәләп үткәрергә яратабыз. Ничек икәнлеге бик мөһим түгел: бу табигатькә чыгу да, кайсы да булса шәһәргә экскурсиягә бару яисә кичен Яңа Чишмә урамнары буйлап йөреп кайту да булырга мөмкин. Иң мөһиме, бергәләп. Әмма әтиләре эштә булу сәбәпле, мондый йөрүләр ял көннәрендә генә була.
- Киләчәктә син балаларыңны ничек итеп күрәсең килә?
- Бәхетле булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев