Безнең республикада коронавирус авыруларының яңа очраклары тәүлегенә 20-25 кеше тәшкил итә.
Яңа Чишмә районында 30 сентябрьгә бер авыру кеше теркәлгән һәм 9 кеше, контактта булу сәбәпле, изоляциядә тора.
Авырулар санының аз булуы йомшарыр өчен сәбәп түгел. Барлык куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә, битлек кияргә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга баруны чикләргә кирәк.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф санкцияләре кулланылачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев