Эштән ямь тапсаң, әҗере дә мул
Яңа Чишмәдә тәҗрибәле бакчачылар шактый. 71 яшьлек Лидия Петровна Сипатрова – шуларның берсе. Җирле халык әйтүенчә, ул монда беренчеләрдән булып яшелчә үстерү һәм аны сату белән җитди шөгыльләнә башлаган.
-1995 нче еллардан бирле, — дип искә ала Лидия Петровна үзе. - Кәбестәдән башладым, аннары чәчәкләргә һәм башка культураларга да күчтем.
Әлеге шөгыль тотрыксыз 90-елларда зур булмаган керем дә китерә. Ул үзе тумышы белән Чуашстаннан (1983 елдан Яңа Чишмәдә яши). Хоббиеның тамыры – балачактан: «Бездә анда барысы да яшелчә бакчасы үстерәләр. Әти урманчы иде, әни гомер буе чәчәкләр яратты. Элек чәчәкләрне бик сирәк йортта гына күпләп, хәсиятләп үстерәләр иде бит, ә әнинең һәрвакыт бакчасы шау чәчәктә иде». Бүген Лидия Петровнаның да чәчәкләре күп: вербена, флокс, петуния, бальзамин, роза, хризантема. Ул аларны күңеле өчен дә, башкалар өчен дә дип үстерә.

Һөнәре буенча Лидия Петровна – төзүче. 9 ел авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер-төзүче булып эшли, аннары пенсиягә чыкканчы сөт заводында сөт кабул итә. Ул елларда нигездә кәбестә белән шөгыльләнә. Пенсиягә чыккач, вакыты күбәя һәм хәзер инде ул борыч, помидор, кыяр һ.б. – бик күп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үстерә.
- Үсентеләр беркайчан да калмый, - дип елмая ул. - Ләкин соңгы вакытта кәбестәне азрак алалар: үскәнне кибеттән сатып алу җиңелрәк, диләр.
Бакчачылык тырыш хезмәт кенә түгел, агротехнологик белемнәрне дә таләп итә – шунсыз мул уңыш ала алмыйсың. Лидия Петровна бик кызыксынучан кеше: үзенә кирәк җавапларны элек журналлардан эзләсә, хәзер – интернеттан таба.
- Үземнекеләр белән дә киңәшәм. Сеңелем, киленнәрем, күп кенә туганнарым шулай ук бакчачылык белән кызыксына.
Тәҗрибәле бакчачы буларак, Лидия Петровна башта җирне азотлы ашламалар, мочевина һ.б. белән ашларга кирәклеген белә. Ләкин үзе сатып алынган ашламалар белән артык мавыкмаска тырыша, әгәр җир ярлы булса гына өстәмә тукландырырга кирәк, ди. Даими рәвештә черемә кертә; җәй көне сыер, кош тизәге, төрле үләннәрдән әчеткеләр ясап сибә. Үсентеләр өчен бакчачылык кибетләреннән махсус туфрак сатып ала һәм үз бакчасыныкы белән куша.
Ә менә корткычлардан химиядән башка котылып булмый дип саный:
- Эшкәртмәсәң, ашап бетерәчәк алар – хәтта чәчәкләрне дә, - ди ул.
Кырмыскалардан кайнар су (буш җирдә) яки 10 л суга — 1 л сөт, 2 г бор кислотасы һәм марганцовка кушкан эремә белән көрәшә. Ярдәм итмәсә генә химиягә күчә.
Җирдә эш ел дәвамында бара. Җәй көне утыртасың, су сибәсең, утыйсың, йомшартасың, сирәклисең... Ә августтан инде киләсе сезонга чәчәк үсентеләрен әзерли һәм аларны өйдә лампа астында үстерә. Быел бальзаминнары, яраннары, дәлияләре, хризантемалары кыш үстереп чыгарган:

- Орлыкны бөтенләй сатып алмадым, ботактан кисеп, тармакландырып үстердем, - ди.
- Яшелчә бакчасы минем өчен рәхәтлек тә бирә, вакытны да үткәрү чарасы ул. Ничек эшсез утырырга була?! Вакыт бик акрын һәм файдасыз уза ул эшең булмаганда, - ди Лидия Петровна.
Бакча эшләрендә мөмкин булганча оныгы Роман ярдәм итә, ул Түбән Камада яши һәм атна саен кайтырга тырыша. Өй каршында – оныгының оста куллары белән агач төбеннән ясалган өстәл һәм утыргычлар. Ишегалдында һәм бакчада ирләр кулы сизелә. Кызганычка каршы, ире Михаил Иванович 4 ел элек вафат булган (ире белән ярты гасырга якын – 48 ел бергә гомер кичергәннәр), ике баласы да еракта яши.

Быел җәй Лидия Петровнага 72 яшь тула. Җиргә, тормышка мәхәббәт булганда һәм үз хезмәтеңнән ләззәт алганда, кешеләргә һәм үзеңә нинди файда китерүеңне күргәндә (яраткан шөгыль – ул һәрвакыт кеше өчен зур бәхет), яшь ул – паспорттагы сан гына. Якташыбызга күңел көрлеге һәм сәламәтлек белән әле бик озак еллар матур һәм бәрәкәтле гомер юлларын үтүен телибез!
Лидия Сипатровадан киңәшләр
1.Кәбестәне болытлы көнне яки кич утыртыгыз.
Чокырга бер уч черемә, бер аш кашыгы көл, вакланган йомырка кабыгы (яки 1 зур кашык мочевина + суперфосфат) салыгыз.
Утыртканнан соң һәр үсентене төбе киселгән пластик шешә белән каплагыз. Капкачны япмагыз. Кәбестә ныгыганчы шулай тотыгыз. Бу җилдән һәм температура үзгәрүләреннән коткарачак.
2. Помидор үсентеләре сузылырга тиеш түгел. Әгәр сузылса, күчереп утыртканда сабакны тирәнрәк утыртырга тырышыгыз, өстә бары тик 3-4 өске яфрак кына калдырыгыз.
Утырту алдыннан, зарарсызландыру өчен, чокырларга марганцовка эремәсе (ачык алсу) сибегез. Томатлар сирәк, ләкин мул итеп су сибүне ярата.
3. Кыяр җылыны һәм дымны ярата. Салкын туфрак – авыруларга сәбәпче булырга мөмкин Түтәлне көздән яки утыртырга бер атна кала әзерләгез: черемә, көл, бераз мочевина салыгыз.
Бары тик җылы су һәм төбенә генә сибегез (әгәр яфракларга су эләксә, ончыл чык авыруы белән чирлиләр). Ачы булмасын дисәгез, даими су сибегез, озакка сузылган корылык булмасын. Ачы кыяр – стресска реакция.
Органиканы көл белән чиратлаштырып, һәр 7-10 көн саен кертегез. Кыяр була башлагач, калийлы ашламалар (калий сульфаты, агач көле) өстәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев