Ел саен октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә.
Яңа Чишмә гимназиясендә Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган «Балачак навигаторларының яраткан китаплары» дип аталган онлайн-акция үткәрелгән. Акциядә педагоглар һәм мәктәп укучылары катнашкан.
Шулай ук китаплар уку өчен 5 сәбәп ачыкланган:
1) китап сөйләм телен үстерә
2) китап кешене белем белән баета
3) китап дөньяга карашны киңәйтә
4 ) китап фантазияне үстерә
5 ) китап кешене бәхетле итәргә дә сәләтле.

Нет комментариев