Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында республика программасы буенча 13 авыл хуҗалыгы объектын капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә.
Капиталь ремонтның гомуми күләме 35 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән республика субсидияләре әлеге сумманың өчтән бер өлешен тәшкил итә.
«Козлов В.А.» КФХда 100 башка исәпләнгән сыер абзарын капиталь ремонтлау төгәлләнгән (гомуми күләме 3 млн. сум, шул исәптән 900 мең сум – дәүләт ярдәме, калган өлеше-фермерның үз акчалары).
200 башка исәпләнгән сыер абзарларын капиталь ремонтлау «Агро-Основа» һәм «Закрома»ҖЧҖдә төгәлләнеп килә. Ремонт бәясе - 4,5 млн.шар сум (шул исәптән 1,35 млн. сум - дәүләт ярдәме).
1,5 млн.шар сумлык өч силос чокыры төзелә. «Козлова М.И.» КФХда төзелеш тәмамланган, ә «Садыйков М. Х.» КФХ һәм «Агро-Основа» ҖЧҖдә эшләр башланган, әмма темпны арттырырга кирәк, чөнки тиздән силос салу башланачак.
«Скоков Н.А.» КФХда 1,7 млн.сумлык остаханә ремонтланган (шул исәптән 510 мең сум-дәүләт ярдәме). Биредә үк ат фермасына 3,7 млн. сумлык капиталь ремонт бара. Шул ук суммага «Козлова М.И.» КФХда ат фермасы ремонтланган (дәүләт ярдәме-1,1 млн.шар сум).
Район үзәгендәге «Чишмә» кооперативында яшелчә саклагычын капиталь ремонтлау төгәлләнгән (гомуми бәясе – 2 млн.сум, дәүләт ярдәме – 600 мең сум).
Ниһаять, «Скоков Н.А.», «Козлов В.А.» һәм «Вәлиев Ф. Р.» КФХда ындыр табакларын капиталь ремонтлау эше ахырына якынлаша. Дәүләт ярдәме 700 мең сум тәшкил итә, калган акчаларны фермерлар үзләре кертә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев