Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күркәм традиция бозылмый

Армиягә озату - яшь егет өчен дә, аның әти-әнисе, сөйгән яры, туганнары һәм дуслары өчен дә дулкынландыргыч чара. Гомер-гомергә армиягә китүче егетләрне зурлап озатканнар.Безнең районда инде 15 ел хезмәт итәргә китүче егетләрне озату яңачишмәлеләр өчен уртак бәйрәмгә әверелде.

28 апрельдә Яңа Чишмәдә Призывниклар көне үтте. Район үзәгендә Мәңгелек ут янына тантаналы митингка 33 армиягә китәсе егет, аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары, район җитәкчелеге, АҖ башлыклары, ветераннар, мәктәп укучылары, яңачишмәлеләр җыелган иде, алар бергәләп һәлак булганнарны искә алдылар.
- Үткәннәрдән башка киләчәк юк, илебез тарихында бик авыр сугыш вакыйгалары булды, һәм без бирегә, Мәңгелек ут янына, илебезнең тыныч- имин яшәеше һәм чәчәк атуы өчен гомерләрен биргән якташларыбызны искә алу өчен җыелдык, - дип мөрәҗәгать итте яңачишмәлеләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева. Ярты сәгатьлек митинг Яңа Чишмә урта мәктәбе, яшьләр эшләре һәм мәдәният бүлеге оештыручылары көче белән бик матур үтте. Митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән яу кырларында ятып калган сугышчыларны искә алдылар, мәңгелек ут янына һәм һәйкәл төбенә чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм чарасы Яңа Чишмәнең башлангыч мәктәбендә дәвам итте, укытучылары белән берлектә укучылар кунакларга "Ватанга хезмәт итәм" дип аталган әдәби-тамаша күрсәттеләр. Чыгыш ясаучы балалар патриотик рухтагы чыгышлары аша шул хисне тамашачыларга да тапшыра-җиткерә алдылар. Композиция югары дәрәҗәдә уйналды. Моны тантананың сәбәпчеләре - армиягә китәсе егетләр дә, аларның әти-әниләре дә билгеләп үтте.
Балалар сәнгать мәктәбендә дә призывникларны үзенчәлекле итеп каршыладылар: керә торган ишек төбендә музыкант - баянчылар каршы алса, фойеда - гитарачылар иде, рәссамнар исә булачак солдатларга рәсемнәрен һәм кул эшләрен истәлеккә калдырырга тәкъдим иттеләр. Егетләр кыю гына кулларына пумала һәм буяу алып ватманнарга малайлар ярата торган самолет, автомобиль сурәтләре төшерсәләр, башкалары исә пластилиннан ни дә булса әвәләделәр.
БСМ-нең күп санлы сыйныфлары белән танышкач, кунаклар актлар залына керделәр, бу көнне анда солдат җырлары фестивале үтте. Малайлар һәм кызлар - районның авыл мәктәпләре укучылары патриотик җырлар башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышларга күмделәр.
Ә РМЙ каршындагы мәйданда бу вакытта "Ялда" ("На привале") дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша башланды, ә кыр кухнясында барысын да кайнар чәйгә һәм ботка ашарга көтә иделәр. Туктап ял итү урыны, ял итү урыны инде ул: монда хәрби техника экспонатлары да үз тамашачысын көтә иде, биюләр дисеңме (гимназиячеләр бердәм рухта флеш-моб башкардылар), җырлар да яңгырады (яңачишмәлеләр яраткан тулы составтагы "Сувенир" ансамбле килгән кунакларга да ошады).
Армиягә озатуның икенче тантаналы өлеше РМЙ сәхнәсендә башланды. Приказны Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин укыды.
Сәхнәдән район башлыгы Вячеслав Козлов, Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәниф Зарипов (аны залда утыручылар басып сәламләделәр), ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, Яңа Чишмә чиркәвендә өлкән поп Петр атакай, "Нечкәбил" проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова, Минзәлә районыннан чакырылыш буенча бүлек начальнигы Илшат Каюмов, Минзәлә районы солдат аналары комитеты рәисе Илсөя Хәбибуллина һәм Алексеевск районыннан күп балалы Маташовлар гаиләсе армиягә чакырылучыларга котлау һәм үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Маташовларның гаилә башлыгы - Алексеевск чиркәве башлыгы Илья атакай яңачишмәлеләргә"Честь" дип аталган бик матур җыр бүләк итте.
Район сәхнәсенең танылган артистлары һәм яшь башкаручылар башкаруындагы җырлар, "Шешминка" ансамбленең хореографик тамашасы концерт программасын тагы да ямьләндерде. Соңыннан кунаклар шулкадәр зур күләмдә һәм төрледән-төрле чаралар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк яшьләрне патриотик тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Җәмәгать оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Яңа Чишмә гимназиясенә, "Шешминка" ансамбленә, Яңа Чишмә урта мәктәбенә, башлангыч мәктәпкә, клуб системасына патриотик тәрбия буенча алып барылган эш өчен хәрби комиссариат бүлегеннән Мактау грамоталары тапшырылды.
Призывниклар көнен хәзерләүдә катнашучылар, шулай ук сәхнәләштерелгән тамаша конкурсында җиңүчеләр ("Ялда" - Зирекле лицее, "Кыр кухнясы" - Тубылгы Тау мәктәбе) район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
Призывниклар көненең тантаналы өлеше "Славянка" җыры һәм истәлеккә фоторәсемгә төшү белән төгәлләнде. Ә бәйрәм исә егетләр өчен әзерләнгән төшке аш белән дәвам итте.
Әлеге бәйрәмне оештыручылар "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә, эшмәкәрләр Рамил Нуртдинов белән Әлфия Закировага матди ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәләр.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев