Ленино мәктәбе укучысы конкурста җиңүче булды
Җәмгыять

Ленино мәктәбе укучысы конкурста җиңүче булды

Бөек Ватан сугышы чорында туган як тарихына багышланган иншалар республика конкурсына йомгак ясалды.

Бәйге Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында үткәрелде. Конкурсның район этабы нәтиҗәләре буенча финалда катнашу өчен Казанга җиде инша җибәрелгән (өчесе – рус, өчесе – татар һәм берсе – чуаш телләрендә).

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында Ленино мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Анна Сапарева (җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Г. Лаврова) да бар.

Аняны җиңүе белән котлыйбыз, ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнәчәк.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев