Быелдан башлап Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре кертелә. Аларның өстенлеге нидә, электрон мәгълүматларның югалу куркынычы нинди - шушы һәм башка сораулар белән без Россия Пенсия фондының Яңа Чишмә клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия ХИРАҖЕВАГА мөрәҗәгать иттек.
- Электрон хезмәт кенәгәсенең (ЭХК) өстенлеге нәрсәдә, аны сайлаган хезмәткәр ни ота?
- Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны электрон рәвештә формалаштыруга күчүнең (электрон хезмәт кенәгәләре) күп кенә өстенлекләре бар. Аларны ике төркемгә бүләргә була: эш бирүчеләр өчен һәм хезмәткәрләр өчен. Эш бирүчеләрнең өстенлекләре арасында түбәндәгеләрне аерып әйтә алам: беренчесе - хезмәт кенәгәсен тутырганда хаталарны минимальләштерү. Хезмәт инспекцияләре тикшерүләр барышында аларны шактый ачыклый. Икенчесе-хезмәт кенәгәсен югалту куркынычын булдырмау. Аны югалтырга мөмкин түгел, ул Россия Пенсия фондында (РПФ) формалаштырылган. Өченчесе - мәгълүматларны уңайлы системалаштыру, өстәвенә, күпләр төрле кадрлар программаларыннан файдаланалар, алар ярдәмендә мәгълүматлар базасын төзергә һәм аны пөхтә һәм уңайлы формада алып барырга мөмкин. Дүртенче-кадрлар документ әйләнеше чыгымнарын киметү. Һәм, ниһаять, бу шәхси мәгълүматларны шактый югары дәрәҗәдә саклау. Базалар сакланган, мәгълүмат тапшыру көчәйтелгән квалификацияле электрон цифрлы имза аша башкарыла. Хезмәткәрләр өчен. Хезмәт кенәгәләрендә хаталарны минимальләштерүдән тыш, бу, беренчедән, мәгълүмат алу уңайлыгы, шул исәптән оешма бетерелгән очракларда да. Кайвакыт бу хәл ителмәгән проблема булып тора. Электрон хезмәт кенәгәсе булган очракта, эш бирүче юкка чыккан очракта да, хезмәткәр РПФдан үз хезмәт эшчәнлеге турында тулы мәгълүматны соратып ала ала. Икенчедән, хезмәт кенәгәсен югалту яки бозу куркынычын минимальләштерү. Өченчедән, иминият взносларын түләү процессын күзәтү мөмкинлеге. Бу процесс РПФ сайтында "шәхси кабинет" ны кулланганда тагын да уңайлырак булачак. Дүртенчедән, визаны, чит ил паспортын яки банктан кредитны рәсмиләштерү максатларында белешмәләр алу уңайлы. Кирәкле мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле хезмәт күрсәтү үзәге, РПФда яки эш бирүчедән алырга мөмкин булачак. Өстәвенә, аларны кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә - көчәйтелгән квалификацияле электрон цифрлы имза белән - алырга мөмкин булачак. Хезмәткәрләр үзләренә уңайлысын сайларлар дип ышанам.
- Сез электрон хезмәт кенәгәсен сайлаучыларның алар эшләгән оешманы бетергән очракта тормышлары гадиләшәчәк, дип әйттегез. Тик кәгазь документны сайлаучылар турында да эш бирүче ай саен РПФга барлык мәгълүматны, электрон документны сайлаучылар турындагы кебек үк, тапшырачак. Димәк, кәгазь кенәгә хуҗалары да нәтиҗәдә эш бирүченең банкротлыгы очрагында электрон мәгълүматларны ала алачак дигән сүзме бу?
-Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән хезмәт кенәгәсен саклап калырга карар кылган хезмәткәрләргә карата да формалашачак. Шул ук вакытта яңа форматта мондый мәгълүматлар электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә карар иткән хезмәткәрләргә биреләчәк. Калганнар документлар күчермәләрен элеккеге форматта ала алачак. Бу хезмәткәрләрне электрон форматка күчүгә стимуллаштырырга мөмкин.
- Югалудан гарантия бармы? Ә РПФдан хезмәткәрләр турындагы мәгълүматларның югалу куркынычы юкмы, чөнки эре банклардан да мәгълүматлар юкка чыга?
- Хезмәткәрләрнең РПФның мәгълүмати ресурсларында сакланучы хезмәт эшчәнлеге, аларның пенсия хокуклары турында мәгълүматларның саклануы өчен Пенсия фонды органнары җавап бирә. Хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматлары сакланышы өчен аларның эш бирүчеләре җавап бирә. РПФга кергән һәм аларның мәгълүмати ресурсларында саклана торган мәгълүматлар якланган, аларның югалуы мөмкин түгел.
- Хезмәт кенәгәмне электрон рәвештә алып барырга теләмәвем турында гариза язу мәҗбүриме?
- Законда ике төр гариза каралган, шуларның берсен 2020 ел ахырына кадәр хезмәткәр бирә. Хезмәткәр хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итүне яки хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүне (бу кәгазь хезмәт кенәгәсен алып барудан баш тартуны аңлата) сорап гариза бирә. 2020 ел ахырына кадәр хезмәткәр мондый сайлау ясасын иде.
- Сез кеше кире уйлый алмый дидегез, ә шул ук вакытта күп кенә укучыларыбыз кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартырга, ә аннары аны кире кайтарырга мөмкинме, дип сорыйлар.
- Электрон рәвештә мәгълүмат бирү турында гариза биргән һәм аңа тиешле язма белән хезмәт кенәгәләре алган хезмәткәрләр аларны эш бирүчегә кәгазьдә алып баруны дәвам итү өчен кире кайтара алмый. Хезмәткәр өчен закон мондый мөмкинлек бирми. Кире хезмәт кенәгәсен кабул итәргә риза булган эш бирүче өчен язманы дөрес түгел дип тану, кадрлар документларын үзгәртү, РПФга хисапларны төзәтү белән бәйле хәвеф-хәтәрләр барлыкка килә. Бу уңайдан хезмәткәрләрне алдан кисәтергә кирәк.
-Ә кире якка уйларга мөмкинме? Кәгазьне сайларга, ә бер-ике елдан баш тартырга?
- Хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү турында гариза биргән хезмәткәр алга таба хезмәт кенәгәсен теләсә кайсы вакытта - 2021, 2022 һәм аннан соңгы елларда алып барудан баш тарту турында гариза бирә ала.
- Яңачишмәлеләр арасында сайлау белән эшләр ничек тора?
- Бүгенге көндә район халкының 28,4% ы гына сайлау белән мәшгуль. Оешма җитәкчеләренә, кадрлар хезмәткәрләренә һәм хезмәткәрләрнең үзләренә активлашырга һәм традицион кәгазь хезмәт кенәгәсен яки аның электрон вариантын сайлап алу турында тиешле гариза биреп, 2020 елның 15 сентябренә чаклы август ае өчен хисапта РПФга мәгълүмат җибәрсәләр иде.
Нет комментариев