Шушма суы санитар таләпләргә туры килә
Җәмгыять

Шушма суы санитар таләпләргә туры килә

Берникадәр вакыт элек район халкы Шушма елгасындагы суның төсе үзгәрүе турында борчылып хәбәр иткән иде, ул кара төстә булган.

Шуннан соң район башлыгы Вячеслав Козлов әлеге мөрәҗәгатьләрне контрольгә алды һәм суга анализ ясарга кушты.

Пробалар Шушма елгасы ага торган өч ноктада –  Петропавел Бистәсендә, Тубылгы Тау һәм район үзәгендә алынган. Анализлар Түбән Кама шәһәре лабораториясендә үткәрелгән, алар санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча суның барлык санитар таләпләргә туры килүен күрсәткән.

«Суда эчәк инфекцияләрен тудыручы микроблар табылмады», - дип хәбәр итә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Яңа Чишмә» берләшмәсе.


Нет комментариев